Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июнь 2019, 16:10

"Башкорт халкы бездән күпне көтә"

Уфада барган башкортлар җыенында Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин чыгыш ясады.

— Бүген безнең алда бик күп бурычлар тора, — диде ул. — Мөһим проблемаларның берсе —балаларны туган башкорт телендә укыту. Телне дөньяга таныту уңаеннан бик аз эшләнгән. Башкорт теленең санлы мохиткә кертелүе тиешле дәрәҗәдә түгел.
Күптән түгел яңа милли контент булдыруның уңай мисаллары күренде. Әйтик, 20 елга сузылган торгынлыктан соң башкорт кинематографы җанлана башлады. Башкорт һөнәри сәнгате һәм халык иҗаты бүген югары дәрәҗәгә куелган. Башкорт этномузыкасы торган саен ныграк популярлык яулый бара.
Бөтенрусия халык санын алу мәгълүматларына ярашлы, республикада башкортларның 59 проценты авыл җирендә яши. Ә бүген авыллар күпсанлы авырлыклар кичерә: эш урыннары юк, туым кими, мәктәпләр һәм медицина учреждениеләре ябыла. Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты үз алдына шушы проблемаларны хәл итү бурычын куя, — дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә, халык үз вәкилләреннән социаль, мәдәни, икътисади мәсьәләләрне хәл итүне көтә.
Читайте нас: