Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июнь 2019, 16:13

Бөтендөнья башкортлары корылтае эшенең беренче көне нәтиҗәле булды

«Торатау» Конгресс-холлында V Бөтендөнья башкортлары корылтае эшенең беренче көне тәмамланды. Анда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

Форум делегатлары секцион мәйданчыкларда фикер алышу барышында эшләнгән тәкъдимнәр турында сөйләде, алар башкорт этносын үстерүнең актуаль мәсьәләләренең киң спектрын үз эченә алды. Алар арасында -мәгариф һәм кадрлар, башкорт теле, тарих, демография һәм сәламәтлек, медиа һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният һәм сәнгать, бизнес һәм кооперация кебек юнәлешләр, шулай ук башка төбәкләрдә яшәүче башкортларга ярдәм итү.
Радий Хәбиров корылтайда катнашучылар әйткән идеяләрне хуплады, аларның барысы да йомгаклау резолюциясенә керәчәк һәм киләчәктә конкрет карарлар кабул ителәчәк, дип билгеләп үтте. «Безнең төп бурыч – ата-бабаларыбыздан иң яхшы сыйфатларны, тел, гореф-гадәтләрне саклап калган халык булу», - дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Бүген V Бөтендөнья башкортлары корылтае делегатлары Ишембай районында, Торатау тавы итәгендә җыелачак, анда «Торатау җыены» фольклор бәйрәмендә катнашачак. Шунда ук оешманың яңа Башкарма комитетының беренче утырышы булачак.
Читайте нас: