Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 июль 2019, 16:49

Бүгеннән торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта

РИА Новости” агентлыгы хәбәр итүенчә, Русиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләү икенче тапкыр индексацияләнәчәк. 1 июльдән үсеш 2019 елның гыйнварына карата 2,4 процент тәшкил итәчәк, диелә Хөкүмәт карарында.

«1 гыйнвардан өстәмә кыйммәткә салымның 18 проценттан 20 процентка артуына бәйле рәвештә, 2019 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләүне – 1,7, ә 1 июльдән 2019 елның гыйнварына карата өстәмә рәвештә 2,4 процент күләмендә индексацияләү турында карар кабул ителде», - диелә документның аңлатмасында.
Хәзерге вакытка кадәр коммуналь хезмәтләр өчен түләү бер тапкыр – 1 июльдән генә (уртача 4 процентка) индексацияләнә иде.
Читайте нас: