Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 июль 2019, 16:43

Путин Зеленский белән очрашырга әзер

Әгәр дә Украинаның яңа Президенты Владимир Зеленский сайлау алды вәгъдәләрен үти башласа, Русия аның белән сөйләшергә әзер, дип белдерде Владимир Путин.

Бүген Владимир Путин Апеннин иленә сәфәр кыла, анда Италия Президенты һәм Министрлар советы Рәисе белән сөйләшүләр алып барачак, Рим папасы белән очрашачак.
Русия Президенты белдерүенчә, сайлау алды кампаниясе барышында Зеленский Донбасстагы үз гражданнары белән турыдан-туры бәйләнеш булдырырга һәм аларны сепаратистлар дип атаудан туктарга вәгъдә бирде. Украина халкы аннан һәм аның командасыннан коры сүзләр түгел, анык эшләр һәм кыска вакыт эчендә яхшы якка үзгәреш көтә.
“Киев властьлары Русия белән Украина арасындагы конфликтның, ышанычка һәм үзара аңлашуга корылган хезмәттәшлектән аермалы буларак, уртак мәнфәгатьләрдә булмавын аңларга тиеш. Без моңа әзер”, - диде Владимир Путин.
#владимирпутин
Читайте нас: