Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 июль 2019, 10:30

Үсмерләргә сатма да, алар белән капма да

Беркөнне иртә белән кибеткә кердем. Теләгем бер шампан шәрабы алу иде. Ун туларга 25 минут бар. Юк, бирмәделәр, закон буенча иртәнге уннан соң сатылырга тиеш. Закон закон инде, аңа каршы барып булмый, буш кул белән чыгып китәргә туры килде.

Икенче көнне шул ук кибеттә күргән хәл аптыратты. Минем эчкечелек сазлыгына батуымнан шиклә­неп, шампан шәрабы сатмаган кешеләр бер үсмергә ике шешә сыра тоттырып чыгарып җибәрделәр. “Аңа 18 яшь тә тулмаган бит әле”, — димен. “Юк. Олы күренә”, — ди сатучы.
“Олы күренә” — Менә сезгә аргумент. Ә закон буенча ул аның паспортын сорарга тиеш иде.
Балигъ булмаган балаларга алкоголь сату күпче-лек илләрдә, атап әйткәндә, Франция, Норвегия, Швеция, Австрия, хәтта Америкада тыелган һәм андыйларга катгый җәза чаралары карал­ган. Бу чикләү этил спир-тының балалар организмына нык зыян салуы белән бәйле.
Русиядә дә әлеге законны бозучы физик һәм юридик берәмлекләргә штрафлар салына. Безнең илдә 18 яше тулган кеше балигъ булган дип исәпләнә. Нәкъ шушы яшьтән кешенең хокуклары һәм ирекләре — сайлауларда тавыш бирү, һөнәр сайлау, алкоголь сатып алу — барлыкка килә.
Балигъ булу хокуклар артуны гына аңлатмый, бурыч­лар һәм җаваплылык та өсти. Әгәр дә балигъ булмаган үсмер сыра эчкән өчен ата-анасы җавап бирсә (500-700 сум штраф салына), 18 яшьтән соң җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлек­ләр кулланган өчен җавап-лылык кешенең үз иңенә төшә, аңа штраф салына яисә ул 15 тәүлеккә мәҗ-бүри эшләргә хөкем ителә.
Ә сатучы яшь кешегә алкоголь сатканда, документларын сорап, аның балигъ булуына инанырга тиеш. Югыйсә, аның гаебе белән эчемлек сатылган һәм бу факт хокук сакчыларына билгеле булган икән, аңа җәза биреләчәк.
Әйткәндәй, 2013 елдан бу җәза катылатылды. Алкоголь саткан өчен штрафлар күләме сатучының вазыйфасы дәрәҗәсенә бәйле. Ялланып эшләүче хезмәткәр яисә шәхси киоскында сатучы кеше физик берәмлеккә керә һәм аларга 18 яшьтән кечерәкләргә алкоголь сат­кан өчен 30-50 мең сум штраф тәгаенләнә.
Административ (вазыйфалы) берәмлеккә, ягъни җәмәгать учреждениесендә эшләүче власть кешесенә штраф 100-200 мең сум тәшкил итә.
Юридик берәмлекләргә 300-500 мең сум штраф салына. Аның ярты миллион сум тәшкил иткән иң зур күләме балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлек сатуны гамәлгә ашыруга нигезләнгән законсыз бизнесны юкка чыгару максатын куя.
Үсмерләргә алкоголь сату аңа физик һәм әхлакый зыян китерүгә тиңләштерелә. Шуңа күрә аларны сату мөмкинлеге чикләнгән һәм административ штрафлар белән контрольдә тотыла. Кызганыч, күбрәк акча эшләү теләге белән янучы кайбер кибетләр эшчеләре һәм хуҗалары моны бар дип тә белми.
Шул ук вакытта
Туймазы районы суд приставлары бүлегенә 19 яшьлек бурычлыдан штраф тотып калу турында башкару документы килгән. Баксаң, егет, балигъ булмаган энесен “Бункер” кафесына алып кереп, алкогольле эчемлек белән сыйлаган икән.
Нәтиҗәдә, аңа карата балигъ булмаган баланы алкогольле эчемлек куллануга җәлеп иткән өчен административ хокук бозу турында протокол төзелгән.
Тагын бер шундый очрак Баймакта теркәлгән. Анда 19 яшьлек егет “Зөфәр” кафесында үсмер малай белән аракы эчкән. Аңа да зур күләмдә штраф салынган.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: