Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 июль 2019, 12:09

Суга батучыны ничек коткарырга

Суда батучыга вакытында һәм дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтелгән очракта, аны коткарырга була. Беренче минутта суга батучыларның – 90 процентын, 6-7 минуттан соң фәкать 1-3 процентын гына коткарып калырга мөмкин.

Судан алып чыгу

Батучы су өслегендә булса, аны ерактан ук тынычландыра башлау шарт. Бу мөмкин булмаса, ул сиңа ябышмасын өчен, батучыга арткы ягыннан якынаю дөрес. Инде суга батучы сиңа ябышса, «тозак»тан ычкыну өчен, батучы белән бергә суга чумарга кирәк. Бу очракта ул, су өстендә калырга теләп, коткаручысын җибәрәчәк. Батучы төпкә төшеп киткән булса, коткаручы, суга чумып, батучының кулыннан, култык астыннан яисә чәчләреннән эләктерергә һәм, су төбеннән ныклап этенеп, аяклар һәм буш кул белән эшләп, су өстенә йөзеп чыгарга тырышырга тиеш.

Беренче ярдәм

Зыян күрүче аңында, пульсы канәгатьләнерлек булып, сулыш алса, аны каты коры урынга яткыралар. Баш түбәндә булсын. Өс киемнәрен салдырып, тәнен куллар яисә коры сөлге белән ышкырга. Кайнар эчемлек биреп, җылы одеялга төрергә.

Зыян күрүче аңында булмаса, әмма пульсы һәм сулышы булган очракта, башын артка җибәреп, аскы теш казналыгын тартып, башы аска төшеп торырлык итеп яткырырга һәм бармак белән авыз эчен чистартырга, тәнен корытып сөртергә һәм җылытырга кирәк.

Аңында булмаган, сулышы сизелмәгән, әмма йөрәге типкән зыян күрүчегә, сулыш юлларын чистартканнан соң, тизрәк ясалма сулыш ясау шарт. Сулыш һәм йөрәк тибеше булмаганда, ясалма сулыш алдыруны йөрәккә массаж белән аралаштыру мөһим. Мөмкин кадәр тизрәк сулыш юлларыннан сыеклыкны чыгару өчен, ярдәм күрсәтүче зыян күрүчене эче белән үзенең тездән бөкләнгән аягы өстенә куя, бер кулы белән калак сөякләре арасына баса, икенче кулы белән, маңгаеннан тотып, башын күтәрә. Бу хәрәкәтләр 10-15 секундтан артмаска тиеш, чөнки кичекмәстән ясалма сулыш алдыру шарт. Зыян күрүчене йөрәк эшчәнлеге башлангач кына стационарга күчерергә була. Аны носилкага кырын яткырырга, баш куйгычны түбән төшерергә кирәк. Төрле көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен, зыян күрүчеләрне хастаханәгә илтү мәҗбүри.

Исегездән чыгармагыз:

• белмәгән урында суга кермәгез;

• ялгызыгыз гына коенмагыз;

• эчкән килеш суга кермәгез;

• су коену тыелуын аңлаткан билгеләр бар икән – ул урыннан читкә китегез;

• моторлы, җилкәнле суднолар, көймәләр, баржалар һәм башка транспорт чаралары йөзгән җиргә якын бармагыз – бу бик куркыныч;

• иптәшләрегезне ярдан, вышкалардан, трамплиннан суга этеп төшермәгез;

• туңганчы һәм арыганчы йөзмәгез;

• балаларны су янында караусыз калдырмагыз.

• йөзгәндә бик нык арыйсыз икән, тыныч калырга тырышыгыз, яр буена кадәр йөзеп чыгарга көчегез барлыгына ышаныгыз. Аркагызга әйләнеп ял итегез, сулышыгызны тигезләгез.

• су агымына эләксәгез, шул агым буенча йөзегез һәм уңайрак урында яр буена таба борылырга тырышыгыз;

• суга егылган очракта үпкәгезгә мөмкин кадәр күбрәк һава алырга тырышыгыз, вертикаль торышны алыгыз. Паникага бирелмәгез, үзегезнең көч белән йөзеп чыгарга омтылыгыз, тыныч калыгыз.

Тәтешле районы бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте.
Читайте нас: