Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 июль 2019, 18:50

Кибербуллинг: аңардан ничек сакланырга?

Нәрсә ул кибербуллинг һәм аңардан ничек сакланырга? Күптән түгел М. Акмулла исемендәге БДПУда узган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясенең бер утырышы шул темага багышланды.

Кибербуллинг – ул интернет челтәрендә фото, видео, текст кулланып кемне дә булса мыскыл итү, кимсетү. Моңа аеруча балалар дучар була. Бүгенге көндә кибербуллинг социаль челтәрләрдә киң таралган. Аның куркынычлыгы шунда: гади мыскыл итүләрдән (әйтик, мәктәп «дедовщина»сы) аермалы буларак, монысы киң аудиториягә тарала. Иң мөһиме – аны бетереп булмый. Ул кемнеңдер дә булса компьютерында сакланып кала һәм янә интернетта тарала ала.

Интернет ярдәме кулланып балигъ булмаганнарны җинаятькә этәрү, экстремист төркемнәргә җәлеп итү шулай ук үтә хәвефле булып кала. Интернет-технологияләр яр­дә­мендә яшьләр арасында наркотик куллануны пропагандалау да үсеш ала.

Ата-аналарга киңәшләр

Гаиләдә бер береңә ышыну булсын: балагызны тыңлый һәм аңлый белегез. Нинди генә кыен хәлне, проблеманы да әти-әни белән бергәләп хәл итәргә булганлыгын кыз һәм улыгызга төшендерегез.

Кибербуллингның ни икәнен бергәләп тө­шенегез: агрессив хәбәрләр, гайбәт, тү­бән­сетү, мыскыл итү бу төшенчәнең асылы. Аны бала аңламаска мөмкин. Шуңа да балагызга үзе хакында барлык мәгълүматны да социаль челтәрләргә урнаштырмаска тәкъ­дим итегез.

«Приватность» настройкасын урнаштырыгыз: балагызның интернеттагы шәхси битләрендә чит кешеләрнең комментарийлары, постлары өчен чикләү куелган булсын.

Эмоцияләрне аңлый белергә өйрәтегез: әгәр дә ата-ана баласына үз тойгыларыңны, кичерешләреңне аңларга, хөрмәт итәргә, юк-бар гайбәткә игътибар бирмәскә өйрәтсә, корбан яки агрессор булу мөмкинлеге кими.

Дәлилләрне саклагыз: кибербуллинг дә­лил­ләрен (хәбәрләр, картинкалар...) саклагыз. Бу мәгълүмат полициягә мөрәҗәгать ит­кән очракта кирәк була.

Каршы җавап бирү стратегиясен уйлап табыгыз: балагыз аларга җавап язмасын, андый шикле кешеләрне «кара исемлек»кә кер­тү иң яхшысы булыр.

Сыйныф җитәкчесенә мөрәҗәгать итегез: ачыктан-ачык сөйләшегез, мәктәп дәрә­җә­сендә бу мәсьәләне хәл итү өчен нинди механизмнар булуын ачыклагыз.

Белгечкә мөрәҗәгать итегез: психолог, социаль педагог ярдәмгә килә ала.

Шулай ук балалар ышаныч телефонына (8‑800-2000-122) шалтыратырга мөмкин.

«Онлайн балалар» ярдәм хезмәте дә эшли. Ул балаларга да, өлкәннәргә дә интернетны хәвефсез куллану буенча телефон яша яки онлайн консультация бирә. Моның өчен:

• 8-800-250-00-15 телефонына шалтыратырга мөмкин. Эш вакыты 9дан 18 сәгатькә кадәр. Русия буенча шалтырату бушлай;

• helpline@detionlinе.com электрон почтасы;

www.detionlinе.com сайтына;

• «Гаилә» төньяк районара үзәгенә мө­рәҗәгать итәргә була.

Кибербуллингның психологиясе ныгып бетмәгән балаларга никадәр кире йогынты ясавын әти-әниләр аңласын иде.

БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас: