Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 июль 2019, 12:16

Радий Хәбиров: "Советлар Союзындагы традицияне кайтарабыз"

Стәрлетамакта эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 1 июльдә эшли башлаган сөт фабрика-кухнясында булды.Хәзер аның продукциясе белән Стәрлетамак, Мәләвез, Ишембай районнарында, шулай ук Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә яшәүче балалар тәэмин ителә. Моның өчен муниципалитетларда продукция бирүнең җиде урыны оештырылган.

Моннан тыш, продукция белән Күмертау һәм Авыргазы районнарын тәэмин итү мәсьәләсе карала. Фабрика заманча корылмалар белән җиһазландырылган өч төп җитештерү цехын үз эченә ала.
Радий Хәбиров цехларны карап чыкты, җитештерелүче продукциянең ничек контрольдә тотылуы белән кызыксынды һәм аны тәмләп карады.
Балаларына сөт ризыклары сатып алырга килгән әниләр белән аралашу вакытында алар Радий Хәбировка бу фабрика-кухня өчен рәхмәт сүзләре белдерде.
- Без зур эш башкардык һәм Советлар Союзында нигез салынган күркәм традицияне кайтарабыз. Сезнең балаларыгыз сәламәт булып үссен, - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: