Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 июль 2019, 10:14

2,5 меңнән артык кеше бизнес алып барырга өйрәтеләчәк

Башкортстанда 2019 елда "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" гомумдәүләт проекты кысаларында 2,5 меңнән артык кешене бизнес алып бару һәм финанс грамоталылыгына өйрәтү планлаштырыла. Алар 1 меңгә якын кече бизнес субъекты булдырыр дип көтелә.

"Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" гомумдәүләт проекты кысаларында эшкуарның уңай образын формалаштыру буенча белем бирү, консультация һәм мәгълүмати чараларга быел 15,9 миллион сум бүленгән. Бер ел эчендә 2,5 меңнән артык кешене укыту планлаштырыла, алар 1 меңгә якын кече һәм урта эшкуарлык субъекты булдырыр дип көтелә.
2024 елга кадәр гомумдәүләт проекты кысаларында 5,5 мең кеше белем алырга тиеш, нәтиҗәдә, 3,5 меңнән артык кече һәм урта бизнес субъекты барлыкка килергә тиеш. Проект халык арасында эшкуарлыкның уңай образын формалаштыруга, гражданнарны кече һәм урта эшкуарлык секторына җәлеп итүгә һәм эшкуарлыкның яңа субъектлары булдыруга юнәлтелгән. Алдагы еллар тәҗрибәсе буенча, ел саен уку өчен 6 меңнән 15 меңгә кадәр кеше теркәлә, быел тыңлаучыларны җыю августта башланачак.
"Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" гомумдәүләт проекты 2024 елга кадәр Русия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Аның структурасы биш федераль проектны үз эченә ала.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: