Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 июль 2019, 16:47

Тизлеген 18 тапкыр арттырган!

Узган ялларда республикада ике җитди авария теркәлде: аларда Стәрлетамак районында — 4, Архангель районында 6 кеше һәлак булды.

Бүген оператив киңәшмәдә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, соңгы һәлакәт турында сөйләгәндә, водительнең 18 тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылуын ассызыклады. Нигездә, тизлекне арттырган өчен.
— Кайда чыкканлыгы да билгесез чит ил автобусында пассажирлар ташу — үлем белән уйнау ул. Авария вакытында бөтен утыргычлары да чыгып очкан. Пассажирлар да ваемсыз: һәлак булучылар, кызганычка каршы, каешларын эләктермәгән булган. Ә водительнең 18 тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылуын белгәннән соң, чәчләр үрә тора. Менә шундый бәндәләр пассажирлар ташый. Ул - Яр Чаллыдан. Коллегалар бу эшне җентекле тикшерер, дип ышанам, — диде Радий Хәбиров.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин имгәнүчеләргә күрсәтелгән медицина ярдәме турында сөйләде.
« Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: