Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 июль 2019, 12:54

Архангельдәге һәлакәттә каза күрүчеләр Татарстанга озатыла

Башкортстанның Архангель районындагы автоһәлакәттә сигез каза күрүче санитар транспорт белән Татарстанның дәвалау оешмаларына эвакуацияләргә әзерләнә, дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин.

Автобуста 39 пассажир һәм водитель булган. 6 кеше үлгән, 20 кеше җәрәхәтләр алган. Беренчел медицина ярдәме Архангель һәм Кырмыскалы районнары дәваханәләрендә күрсәтелде. Бер бала республиканың Куватов исемендәге дәваханәсенә озатылды, аның хәле тотрыклы.
Бер авыр хәлдәге пассажирга бүген иртән операция ясалды. Ике пациент вакытлыча транспорт белән күчерә ала торган түгел. Сәламәтлек торышы буенча мөмкин булгач та аларны да Татарстанга озатачаклар.
– Татарстандагы хезмәттәшләребез каза күрүчеләрне дәваларга теләк белдерде. Пациентларның да теләге искә алына. Билгеле, өйдә диварлар да дәвалый. Без кешеләр савыгып чыкканчы ярдәм күрсәтергә әзербез, – диде Максим Забелин.
Бүген Уфа стационарларында 10 кеше дәвалана, 23 кешегә амбулатор ярдәм күрсәтелә.
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәлне үз контроленә алды. Каза күрүчеләргә ярдәм күрсәтү һәм Татарстанның дәвалау оешмаларына озату буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына күрсәтмәләр бирде. Бүген транспорт белән күчерергә мөмкин булган пациентларны күчерү оештырылачак. Кирәк булса, санитар авиация дә җәлеп ителәчәк, – дип хәбәр итте Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.
Рөстәм Миңнеханов Башкортстанның медицина хезмәткәрләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Бу хактагы телеграмма Башкортстан Башлыгы адресына юнәлтелгән.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: