Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 июль 2019, 10:05

Басма тиражлар кими, Интернетта укучылар арта

Тиражларга караганда, басма матбугатның абунәчеләре кими.Рәсми гәзитләрдән урыс телендә чыгучы “Республика Башкортостан” – 8400, башкорт телендә нәшер ителүче “Баш­кортос­тан” – 5600, “Кызыл таң” 4773 данә булып чыга. Яшьләр гәзитләренә килгәндә, урыс телендә чыгучы “Молодежная газета” берничә ел инде интернет-басма булып калды. Башкорт яшьләренең “Йәшлек” гәзите – 8000, татар яшьләренең “Өмет” гәзите 11400 тираж белән тарала. Балалар һәм үсмерләр өчен башкорт телендә чыгучы “Йәншишмә” 1040 данәдә чыга.Журналларга килгәндә, “Башкортостан укытыусыһы” – 9382, “Башкортостан кызы” – 4000, балалар һәм үсмерләр өчен чыгучы “Аманат” – 2800, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәгаенләнгән “Акбузат” – 2500, әдәби журнал “Ағиҙел” – 2200, яшьләр журналы “Шоңкар” 1430 данәдә чыга. Татар телендәге балалар журналы “Әллүки” – 1600, “Тулпар” 1300 тираж җыйды. Ике айга бер чыгучы “Тулпар”га язылу дәвам иткәнен исәпкә алганда, тираж тагын да артыр дип көтелә.Мин, тираж җыю авырлыклары, басма гәзитләрнең киләчәге турында кызыксынып, берничә гәзитнең баш мөхәрриренә мөрәҗәгать иттем.

“Кызыл таң” нәшрияты
директоры – баш мөхәррире
Фаил Фәтхетдинов:
– Бүген басма гәзит булып саклану бик җиңел түгел. Бу, беренчедән, почта хезмәтенә бәйле. Аларның почта таратудан кереме нибары 8 процент тәшкил итә. Шулай булгач, аларның гәзит-журнал таратуга кызыксынуы да шул чама.
Икенчедән, язылу хаклары бик кыйммәт. Мәсәлән, “Кызыл таң” гәзитенә ярты елга язылу 1,5 меңгә якын тәшкил итә. Безнең төп абунәче авыл халкы, ә аларга бу акчаны чыгарып салу җиңел түгел.
Өченчедән, мәгълүматны Интернеттан алырга була. Ләкин аналитик язмалар анда бик булмый. Аналитика сирәкләрне генә кызыксындыра. Андыйлар гәзит алдыра.
Электрон чыганаклардагы укучылар саны көн саен арта бара. Бер ел элек аена 1 мең кеше укыса, агымдагы елның өч аенда 73 мең кеше укыган. Узган айда 51 мең кеше укыса, бу айның беренче ун көнендә генә дә 31 мең кеше укыган.
Басма гәзит тә сакланачак, ләкин электрон гәзит алданрак барачак. Көнбатыш илләрдә басма гәзит яши, димәк, без дә яшәячәкбез. Атналык, айлык гәзитләр дә яшәячәк.
“Башкортостан” нәшрияты директоры – баш мөхәррире
Вәдүт Исхаков:
– Гәзит, кулга тотып, халыкка күрсәтерлек булырга тиеш. Халык яхшы гәзиткә языла ул. Районнарда, шәһәрләрдә матбугатка язылуда ярдәм күрсәтүчеләребез дә бар.
Гәзитнең киләчәге булсын өчен милләт, тел кирәк. Балалар бакчалары, гаиләләр белән эшлибез. Телне югалтмау өчен көч салабыз. Киләчәктә эшләр өчен хезмәткәрләр мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә. Элек эш сорап килүчеләр күп була иде. Бүген юк дәрәҗәсендә. Редакция хезмәткәрләре уртача 47 яшьтә. Милли басмаларда эшләү өчен журналистлар әзерләү мәсьәлә­сен күптән түгел узган Бөтендөнья башкортлары корылтаенда да күтәрдек. Казна исәбенә журналистлар әзерләү кирәклеге Корылтай карарына да кертелде.
“Вечерняя Уфа” гәзитенең баш мөхәррире
Вячеслав Голов:
– Элекке кебек абунәчеләр җыя алмасак та, кулдан килгәнчә эшләргә тырышабыз. Уфа районнары, оешмалар, ширкәтләр белән килешүләр төзибез. Совет чорында 150 меңгә якын тираж белән чыксак, бүген 5800гә калды.
Интернетта үз сә­хифәбез бар иде, хәзер берләш­терелгән сә­хифәгә дә кушылдык. Шулай ук “ВКонтакте”, “Одноклассники” һәм башка социаль чел­тәрләрдә дә төр­кемнәребез бар. Без көн саен интернет-сәхифәбезгә язмалар куябыз, ләкин гәзиттә чыккан язмалар арасыннан сайлап кына урнаштырабыз. Эш көннәрендә урынбасарларым куя, ял көн­нәрендә үзем шөгыль­ләнәм.
Мин басма матбугат сакланыр дип уйлыйм. Чит илләрдәге “Нью-Йорк таймс” һәм башка гәзитләр яши бит. Шулай булгач, безнең дә халыкка кирәкле басма чыгарган хәлдә, яшә­вебез ихтимал дип исәплим.
Укучыга акыллы гәзит кирәк. Һәркемнең ниндидер проблемалары, сораулары бар. Укучы шуларга гәзиттән җавап табарга тели. Мин басма гәзитнең киләчәге бар дип өметләнәм.
“Өмет” гәзитенең баш мөхәррире
Рәдис Ногманов:
– Матбугатка язылу бу яртыеллыкта узганына караганда авыр булды, киләсе язылуда тагын да авыррак булачак. Башка тармакларда үсеш бара, безнең тармакта гына юк. Бу иң башта почта хезмәтенә бәйле. Без нинди генә матур, тирән эчтәлекле гәзит чыгармыйк, әгәр аны тарату кыйммәт икән, икенчедән, ул вакытында укучыга барып җитми икән, тиражлар тагын да төшәчәк дигән сүз.
Матбугатка дәүләт оешмала­рының ярдәме тимәвен дә билгеләргә кирәк. Матбугатка язылу турында дәүләт дәрәҗәсендә сөйләшергә вакыт. Элекке кебек дәүләт оешмалары матбугатка яздыру белән шөгыльләнми, алар аны редакциянең үз эше дип саный. Бу дөрес түгел. Әгәр дәүләт гәзитләре бар икән, дәүләт һәм хакимият аларны якларга, таратуда ярдәм итәргә тиеш. Без бит оппозициядәге, яки хосусый гәзит түгел.
Без социаль челтәрләрдә арта барабыз. Бу да кәгазь басмага күпмедер дәрәҗәдә аяк чаладыр дип уйлыйм.
Безгә электрон вариант буенча да планнар куелган. Ләкин басма гәзитне дә сакларга кирәк. Мин консерватив карашлы кеше түгел, ләкин кәгазь басмалар яклымын. Ташка басылган язма ныклы терәк, ә электрон ул ышанычлы түгел. Ут сүнүе, яки башка сәбәп белән юкка чыгуы ихтимал.
Без башкалар белән бер үк шартларда яшибез, бер үк шартларда эшлибез, ил күргәнне без дә күрәбез.
Бүген журналистлар тирән фикер йөртүдән читләште. Хәбәр язып, өстән-өстән генә эш итүне якын күрәләр. Безгә күләм турында түгел, ә сыйфат турында уйларга кирәк. Гәзиттә саллылык өчен берничә төпле аналитик, шулай ук кеше үзе кызыксынган сорауларга җавап тапкан язмалар булырга тиеш. Ялкыткыч түгел, төпле һәм нигезле булырга тиеш. Булган журналистлар белән гәзитне яхшыртырга исәбебез.
Элек басма матбугат турында уйласак, бүген ярты вакытыбызны электрон вариантка бүләбез, бу 50гә 50 дигән сүз. Без “ВКонтакте”, “Одноклассники” һәм башка чел­тәрләрдә дусларны арттыра барабыз.
Интернет киңлекләрен дә яуларбыз дип уйлыйм.
“Йәншишмә” гәзите мөхәррире Мирсәет
Юнысов:
– Без киләчәк укучылар турында да уйлыйбыз. Моның өчен балалар бакчалары белән эшлибез. Мәсәлән, мин үзем әле өч балалар бакчасында булып кайттым. Яшь журналистлар тәрбия­ләү белән дә шөгыльләнәбез. Яхшы язганнарны бүләклибез, “Яшь журналист” таныклыгы бирәбез.
Басма гәзитләрнең киләчәге бар дип исәплим. Китапханәләргә кеше йөри бит. Укыйлар. Аеруча авыл халкы укырга ярата. Шуңа кулга тотып укый торган гәзит-журналларга ихтыяҗ бар дип уйлыйм.
Бүген гәзит бер меңнән артык тираж белән чыга. Совет чорында 60 меңнән артык булган еллар бар иде.
Тиражлар төшүгә килгәндә, демографияне искә төшерик. Авылларда элек сыйныфлар “А”, “Б”, “В”ларга бүленсә, бүген хәтта берничә сыйныфны бергә укыталар. Замана балаларының күбрәк Интернетта утыруын да билгеләр­гә кирәк.
Башкортстандагы бердәнбер татарча хосусый “Диләфрүз” гәзитен оештыручы
Галия Сәфәрҗанова:
– Узган яртыеллыкта 20 мең тираж белән чыккан идек, әле 17 меңгә калдык. Җәй айларында һәрвакыт шулай кимеп ала. Мин гәзитнең киләчәге бар дип уйлыйм, чөнки халык аны алдыра, башка басмалар арасыннан сайлап ала. Элекке кебек мәҗбүри яздырулар бетте. Халык үзенә кирәген һәм ошаган гәзит-журналны алдыра.
* * *
Шулай итеп, басма гәзит­ләрнең тиражлары төшеп барса да, киләчәккә өмет бөтенләй үк сүнмәгән. Ә электрон сәхифә­ләрнең, социаль челтәрләрдәге укучыларның саны исә үсүгә бара.
Базар заманында сатып алучы үзенә кирәкле әйберне чагыштырмача арзан хакка алырга тырыша. Моның өчен сайлап алу мөмкинлеге бар. Матбугатның басма вариантта яшәве дә иң башта бу “товар”ның эчтәлеге һәм хакына бәйле.
Мөнир ВАФИН.
Читайте нас: