Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 июль 2019, 12:21

Кем гаепле: умартачымы, әллә басу хуҗасымы?

Башкортстанда бал кортларының күпләп үлүенә нәрсә сәбәпче һәм күрелгән зыян кайтарылырмы?

Башкортстан умартачылары зур зыян күрде. Соңгы атналарда республиканың дистәләгән районында бал кортларының күпләп үлүе күзәтелә. Якын көннәрдә ул исемлекнең тагын да тулылануы мөмкин. Рәсми чыганакларга караганда, “нәзек бил”ләрнең күпләп юкка чыгуы Илеш, Стәрлетамак, Ярмәкәй, Иглин, Миякә, Уфа һәм Бишбүләк районнарында теркәлде. Умартачылар бу югалтуны чын фаҗига дип бәяли. Чөнки меңнәрчә баш үлгән күчләрне кабат тергезү өчен янә берничә ел кирәк булачак.
Икътисади югалтудан тыш, мәсьәләнең сәяси ягы да бар. 2021 елда Башкортстанның башкаласы Уфада умартачыларның “Апимондия” ассоциациясенең халыкара конгрессы үтәчәк. Мәртәбәле форумда дөньяның 80нән артык иленнән 120гә якын умартачылар берлеге вәкилләре килүе көтелә.
Әйтергә кирәк, халыкара чарага әзерләнгәндә әлеге хәл Башкортстан умартачыларыннан өстәмә тырышлык та таләп итәчәк. Бүген республиканың җаваплы министрлык һәм ведомстволарында арытаба мондый хәлгә юл куймау өчен төрле чаралар әзерләнә. Ничек кенә булмасын, зыян күргән умартачыларны борчыган сорауларга да җавап бирергә кирәк: бал кортларының күпләп кырылуына нәрсә сәбәпче һәм югалтуларны кем каплаячак?
Үзәк мәгълүмат чараларында әлеге сорауларга берникадәр җавап табылды кебек. Башкортстандагы кебек хәл күрше Татарстан, Марий Эл һәм Удмуртия республикаларында, Киров, Тула, Воронеж, Брянск, Ростов өлкәләрендә, Краснодар краенда, Алтай Республикасында һәм тагын дистәләрчә төбәкләрдә дә күзәтелде. Аңа кадәр табигать дөньясындагы шундый зур фаҗиганең Курск, Воронеж, Саратов, Рязань, Ульяновск һәм башка берничә өлкәдә теркәлүе дә хәбәр ителде. Димәк, югалту кичерүдә Башкортстан ялгыз түгел һәм сәбәпне дә республикада гына эзләргә ярамый. Умартачылар бертавыштан бал кортларының үлемен умарталыкка якын мәйданнарны җир хуҗаларының пестицидлар белән эшкәртүенә бәйли. Ә бит плантацияләр элекке елларда да химик эшкәртелә иде, ләкин быелгы кебек үк югалтулар теркәлми иде. Июльнең тәүге декадасында, мәсәлән, рәсми мәгълүматлар буенча, ил күләмендә бер меңнән артык умарталык юкка чыккан, үлгән бал кортлары (күч) гаиләсе йөз меңнән арткан. Әгәр сәбәп пестицидларда гына икән, димәк, аны тәкъдим итүчеләргә дә сорау җитди булырга тиеш. Үзәк матбугатта быелгы фаҗигане диверсия белән аңлатырга теләүчеләр дә булды. Чөнки дөнья күләмендәге умартачылар форумының Русиядә — Башкортстанда үтәчәгенә аерым илләрдәге кайбер “дуслар” да ризасызлык белдергән иде. Ярый, монысы мәсьәләне тирәнрәк өйрәнүче органнар эше булсын.
Башкортстанның Табигатьне саклау буенча районара прокуратурасы һәм “Россельхознадзор” республиканың бал кортлары күпләп үлгән районнарында тикшерү эшләре башлады. Якынча мәгълүматлар буенча, тикшерелгән районнардагы шәхси хуҗалыкларда — бал кортлары гаиләсенең бер процентына якыны, ә Кырмыскалы районында яртысы үлгән. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренүенчә, әлегә төп фараз — рапс басуларын агулы химикатлар белән эшкәртү. Әйткән-дәй, соңгы бер ел дәвамында республика күләмендә аның мәйданы бер ярым тапкыр артты. Яшь рапс үсентеләренә корткычларның күпләп һөҗүм итүе күзәтелгәч, аграр җитәкчеләр плантацияләрне берничә тапкыр эшкәрткән булган.
Әлегә югалтуны азрак кичергән җитештерүчеләр, бу хәл республикада бал кимүгә яисә бәяләр артуга китермәс, дип ышандыра. Ә менә экологлар бал кортлары артыннан алар белән тукланган кош, кош-корт һәм имезүчеләрнең дә үлә башлавы турында хәбәр итә.
Мәгълүм булуынча, 2017 елда да республикада бал кортларының күпләп үлүе умартачыларда гына түгел, белгечләрдә дә зур сорау тудырган иде. Быел “нәзек бил”ләрнең үз умарталары янында үлгәннәре күп булды. Ә ике ел элек көзгә тоташ умарталыкта ояларның бушап калуы күзәтелде һәм аның сәбәбен фәнни нигездә аңлатучы да булмады шикелле. Иң аянычлысы шул: йөзләрчә баш бал корты гаиләсен югалтучылар бәла каршында ярдәмсез калды. Ишетеп белүемчә, шушы хәлдән соң бик күп умартачы яраткан шөгыленнән баш тартты.
Тарихи белешмә. Бал кортларының күпләп үлүе Европа иллә-рендә, Израиль, Кытай, АКШ, Тайваньда да теркәлде. АКШта, мәсәлән, соңгы 10 ел дәвамында бал кортлары гаиләсе 80 процентка кимегән. 2,4 миллион бал корты гаиләсенең 36 процентында бал кортлары тоташ гаиләләре белән юкка чыккан. Моның сәбәпләрен һаман да ачыклый алмыйлар. Шулай да, абруйлы белгечләр фикеренчә, аларның үле-менә басуларга кертелүче химик ашламалар сәбәпче.
АКШ галимнәре шуны да исәпләп чыгарган: бал кортлары үлеме ил икътисадына ел саен 5 миллиард доллар күләмендә зыян китерә һәм кимендә 30 процент уңышның алып җиткерелмәвенә сәбәпче булып тора.
Русиядә андый мәгълүмат юк. Ихтимал, быелгыдай югалтулар ешрак кабатланса, аны умартачылар гына түгел, икътисадчылар да исәпли башлар.
— Башкортстанда умартачылык тармагындагы хәлләрне беләбез һәм, проблеманы өйрәнеп, тәгаен чаралар күрү өчен ашыгыч тотындык, — ди республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ревнер Байтуллин.— Әлегә югалтулар күләмен төгәл билгеләп булмый, эш дәвам итә. Без умар-тачыларның урындагы хакимият, аграр һәм фермер хуҗалыклары белән активрак эшләүләрен телибез. Басуларны химик препарат белән эшкәрт-кәндә умартчыларның да хәбәрдар булуы кирәк. Шәхси умартачылар аеруча игътибарлы булырга тиеш. Еш кына басу хуҗалары янәшәдә умарталар урнаштырылуын күрми калырга да мөмкин.
Дөресен әйтергә кирәк, җәй дәвамында рапс плантацияләре тагын да берничә тапкыр химик эшкәртеләчәк. Иң ышанычлысы — умартачылар хәзердән үк хуҗалыгын — ояларны басулардан читтәрәк урнаштыру чарасын күрсен иде. Әлбәттә, министрлык каршында оештырылган эшче төркем әлеге күңелсез хәлләр белән бәйле эшне өйрәнә, оператив чаралар күрә, белешмәләр әзерли. Шунысын да исәпкә алырга кирәк: республикадагы умарталыкларның 90 проценттан артыгы шәхси хуҗалыкларга карый һәм аларның эшчәнлеге дәүләт тарафыннан көйләнми...
Әлбәттә, умартачылар күргән зыян күләме дә исәпләп чыгарылыр. Ә югалтуларны кем капларга тиеш? Әлеге сорауга тәгаен җавап табуы авыр, ягъни, бал кортының тамгасы булмагач, аның кайда һәм нинди шартларда үлгәнен ачыклау мөмкин-леге дә булмаячак. Зыянны компенсацияләү мәсьәләсенә килгәндә, тармак министрлыгында бу мәсьәләгә ачыклык кертергә теләүче табылмады. Беркайда да теркәлмәгән һәм стихияле урнаштырылган умарталыклар, ниндидер таләп куйганчы, башта үзләренең рәсмиләштерелүен дә күрсәтергә тиеш. Ә менә кайбер аграр җитештерүчеләргә карата таләпләрне көчәйтергә кирәк булачак. Бәлки нәкъ җавапсыз караган аграр җитәкче-челәрнең шикле химик препаратлар куллануы да бал кортлары үлеменә китергәндер?! Умартачылык турындагы законны үтәмәүчеләр җинаять җаваплылыгына да тарттырылырга мөмкин. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, алар үзләре хуҗа булган басуларда химик ашламалар кулланылачагы турында умартачыларга алдан хәбәр итәргә, кисәтергә бурычлы. Әлеге очракта кемнең хаклы булуын яисә кемнең гаепле икәнен дәлилләр өчен суд юлында йөрисе кала.
Республиканың умартачылык турындагы законында бәян ителүенчә, үз басуларында яисә урманда нинди дә булса химикат кулланучы бу турыда үзеннән биш километр радиус ераклыкта урнашкан умартачылык хуҗаларын эшкәртә башлауга биш көн кала кисәтергә бурычлы. Әмма законда шунысы да ачык әйтелгән: бары тик урындагы планга һәм хуҗалыклар теркәве китабына (похозяйственные книги) кертелгән умарталыклар гына кисәтелергә тиеш. Язма рәвештә тапшырылган әлеге искәртүдә үсемлекләрне эшкәртү көне, нинди ысул кулланылуы, кулланылган матдәнең токсик дәрәҗәсе һәм куллану зонасы мотлак күрсәтелә.
Гомумән, Башкортстанда умартачылык тармагы эшчәнлегенең дәүләт сәясәте белән бәйле булуын ассызыкларга кирәк. Халыкара “Апимондия” конгрессының республикабызда үткәрелүе дә моңа ачык мисал. Быелгыдай казалар әлегә кадәр күзәтелмәде һәм тармакта аянычлы хәлнең киләчәктә кабатланмасына бик тә ышанасы килә.
Башкортстан умартачыларына илнең башка бер төбәгендә дә булмаган дәрәҗәдә дәүләт ярдәме күрсәтелүе дә игътибарның нинди зур булуын күрсәтә. Республикада умартачылык тармагын үстерүгә максатлы программа кысаларында өч елда 66 миллион сумнан күбрәк акча бүленде.
Максатлы программада крестьян ихаталары хуҗаларына дәүләт ярдәме каралмавының сәбәбе шунда: соңгы вакытта төп юнәлеш махсуслашкан эре умартачылык хуҗалыкларын булдыруга бирелде һәм алар алдында беренче чиратта башкорт токымлы бал кортлары генотибын саклау һәм үзебезнең брендны популярлаштыру бурычы куелган иде. Ә менә аграр тармактагы башка программада шәхси хуҗалыклар ниге-зендә оештырылган башка төр берәм-лекләр дәүләт ярдәменә өмет итә алачак.
Башкортстан дөнья күләмендәге әһәмиятле форумны үткәрергә әзер-ләнә. Быелгы югалтулар мәртәбәле чарага ни дәрәҗәдә йогынты ясар, әйтүе кыен. Икенчедән, Башкортстанның ил күләмендә бал җитештерүдә беренчелеген дә кулдан ычкындырмаска кирәк. 2014-18 елларда товар балы җитештерүдә ышанычлы лидер статусын төшермәдек. 2030 елга, умартачылыкны үстерү буенча төбәк программасына ярашлы, бал кортлары гаиләсе әлеге 325 меңнән 460 меңгә җитәргә тиеш.
Белешмә. Русиядә тулай җитештерелгән балның — 7,7, федераль округта 23 проценты — Башкортстан өлеше. Башкортстаннан читкә ел саен 1,5 мең, шул исәптән экспортка 400, тонна чамасы бал озатыла. Башкортстан балы һәм аның эшлән-мәләре Европаның күп илләренә, АКШка, Япониягә, Якын Көнчыгыш һәм Бәйсез дәүләтләр берләш-мәсе илләренә озатыла.
...Борынгы Мисырда бал кортлары иң изге җан иясе булып исәпләнгән. Аларны бу илнең эмблемасында да мәңгеләштергәннәр. Борынгы Мисыр халкы риваятьләренә караганда, бервакыт Кояш алласы Ра елап җибәргән һәм аның җиргә тамган күз яшьләре бал кортларына әверелгән. Кызганыч, хәзер агуланып җан биргән бал кортларын күз яшьләре белән генә тергезеп булмаячак...
"Кызыл таң" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: