Республика хөкүмәте урынбасары вазифасын башкаручы, хөкүмәт аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов белдерүенчә, аның 150 миллиард сумы “Экология”, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары”, “Торак һәм кала мохите”, “Демография”, “Саулык саклау”, “Мәгариф”, “Мәдәният” милли проектларын тормышка ашыруга юнәлтеләчәк.