Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 июль 2019, 18:51

Шәһәр хакимияте исәннәргә үлем турында хәбәр җибәргән... Шәһәр хакимияте исәннәргә үлем турында хәбәр җибәргән...

Киров өлкәсенең Яранск шәһәрендә яшәүче берничә кеше шәһәр хакимиятеннән үзләренең үлүе турында хәбәр алган.

Җибәрелгән хатларда бу кешеләрнең үле булып саналуы, ә аларның милеге шәһәр биләмәсенә күчүе турында әйтелә.
Шәһәр башлыгы Николай Зыков сүзләренчә, бу хәл техник өзеклекләр аркасында килеп чыккан, дип яза “РИА Новости”.
"Мәгълүматлар базасы бозылды, — дип аңлата Николай Зыков. - Нәтиҗәдә, хатлар вафат булган кешеләргә дә, исәннәргә дә җибәрелгән".
Гомумән, үзенең үлүе турында хәбәрне 25 кеше алган. Шул ук вакытта адресатларның кайберләре бу вакыйганы юмор белән кабул иткән. Хакимият шәһәр халкы алдында гафу үтенгән инде, низаг җайга салынды, дип белдергән Николай Зыков.
Читайте нас: