Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 июль 2019, 12:44

Яман шеш белән авыруны киметеп булырмы?

“Сәламәтлек саклау” милли проектының иң мөһим бурычларының берсе – яман шеш авыруларына каршы көрәш.

Милли проект 2024 елга кадәр яман шештән үлү очракларын 100 мең кешегә бүгенге 200дән 185гә кадәр киметүгә юнәлдерелгән. 2018 елда Русиядә ешрак тире яман шеше (меланомадан тыш) теркәлгән – 78,5 мең. Икенче урында күкрәк яман шеше – 70,3 мең очрак. Аннан соң трахея, бронхлар һәм үпкә, простата бизе, эчәк яман шешләре шактый теркәлә.
Ә менә сөяк һәм буын кимерчәге, ирен, бугаз, бавыр яман шешләре чагыштырмача сирәк очрый. 2018 елда яман шешнең 593,3 мең яңа очрагы теркәлгән.
"Өмет" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: