Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июль 2019, 18:33

Шикәрнең хакы төшә

Быел июньдә шикәрне күпләп сату бәясе, үткән елның ноябрендәге белән чагыштырганда, 27,5 процентка кимегән.

Хәзер аның 1 килограммы 37 сум түгел, ә 26,9 сум тора.
Русия Шикәр җитештерүчеләр берлегенең идарә рәисе Андрей Бодин моны җәйге ай өчен көтелмәгән күренеш дип атады, чөнки июльдә сезон төгәлләнә, әлеге товарга ихтыяҗ арта, җитештерүчеләр исә аны саклауга тотылган чыгымнарны компенсацияләү өчен күпләп сату бәяләрен күтәрә.
Шикәр җитештерүчеләр берлеге илдә шикәр запасы күплеген былтыр яхшы уңыш алу һәм яңасыннан да әйбәт уңыш көтелүе белән аңлата.
"Кызыл таң" гәзитеннән
Читайте нас: