Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июль 2019, 17:15

Индустриаль паркларны үстерүгә 700 миллион сум да алсак!

Башкорстанда индустриаль паркларны төзү буена өч тәкъдим Русия Икътисади үсеш министрлыгында хуплау тапты.Алар махсус оештырылган конкурсның беренче этабын узды. Бу хакта республика җитәкчсе Раий Хәбиров Facebook челтәрендәге битендә хәбәр итә.

"Эзмә-злекле эшләгәндә барысына да ирешергә була, - дип яза ул. - Башкортстан индустриаль паркларның инфрастурктурасын булдыруга 700 миллион сум акча алырга мөмкин. Республика әлеге конкурста беренче тапкыр катнашты, без заявкалар саны буенча - беренче төбәк. Максатыбыз - һәр төбәктә төп үсеш нокталары булырга тиеш. Моның өчен индустриаль парклар яхшы булачак. Бизнес коммуникацияләре булган уңайлы режимлы урынга теләп килә".
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: