Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 июль 2019, 16:18

«Безгә монда бик күңелле!»

Саф һава. Табигать кочагы. Рәхәтләнеп уйна, ял ит, яңа дуслар тап. Бу хакта нинди генә бала хыялланмый икән! Әйе, көтеп алынган җәй бу. Хозурлык! Комаров исемендәге ял һәм сәламәтләндерү лагерендагы балалар җәйнең шушы мизгелләрен һичкайчан онытмас.

Менә бүген таңнан кояш кыздыра. Көннәр аязга борылгач, һәрберсенең күңеле күтәренке. Иртәнге аштан соң берәүләр бию марафонына әзерләнә, икенчеләре волейбол уйный, өченчеләре үзара әңгәмә кора.
Егетләрнең берсе белән сөй­ләшеп киттек. Альгиз Вафин дип таныштырды ул үзен. Быел 8нче тапкыр ял итәргә килүе икән.
– Җиде яшемнән алып ел саен каникулымны биредә үткәрәм. Миңа монда бик күңелле. Барысы да ошый: тәмле ашаталар, кызыклы чаралар үтә. Аеруча «Нептун көне», «Вожатыйларны югалту көне», «Хушлашу учагы» истә калырлык була. Спортны да онтымыйбыз: «ГТО җәйге лагерьда» дигән эстафета чикләрендә ГТО нормативларын тапшырдык. Киләсе елга да килер идем, яшем генә чыга, – ди ул.
Ә менә бу кечкенә кызчык – Ализа Хәмәтова – быел беренче тапкыр килгән. «Апам белән икебез ял итәбез. Монда бик рәхәт», – ди ул кыюсыз гына елмаеп.
Ял итү шартларына килгәндә, лагерьдагы уңайлыклар быел тагын да арткан. Лагерь начальнигы Ринат Дәүләтов белән сөйләшәбез.
– Биналарга капиталь ремонт үткәрелде: тәрәзәләр тулысынча заманчага алыштырылды, идәннәргә линолеум түшәлде, бәдрәфләр эшләнде. Моның өчен республика һәм район бюджетыннан барлыгы 2 миллион 300 сум акча бүленде. Ә менә заманча тротуарлар түшәү тулысынча район көче белән башкарылды, – диде ул, ярдәмнәре өчен район хакимиятенә рәхмәт белдереп.
Лагерьда балалар хәвеф­сез­ле­генә дә зур игътибар бирелә. Территория бар яклап уратып алынган, капка алдында тәүлек әйләнәсенә сакчы тора. Полиция хезмәте тарафыннан даими тикшерү булдырылган, видеокамералар урнаштырылган. Санэпидемстанция хезмәткәрләре тарафыннан черкигә, тычканга, талпанга каршы чаралар күрелгән.
Лагерьның икенче агымында 120 бала ял итә. Барлыгы 23 хезмәткәр эшли, шуларның унысы – вожатыйлар. Балаларның ялын күңелле, файдалы итеп үткәрү – нәкъ менә алар өстендә. Кыз һәм егетләр арасыннан үзләрен аерып алуы кыен – яшь кенәләр, әмма креатив идеяләре, оештыру сәләтләре җитәрлек икәне күренеп тора. Без фотолар төшергән арада алар инде балаларны сәхнә янына җыеп, чираттагы музыкаль чараны башлап та җибәрде.
Эльмира Гәрәйшина.
Автор фотосы.
Читайте нас: