Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июль 2019, 16:09

Инвалид бала тәрбияләүче аналарга бушлай ярдәм күрсәтелә

Башкортстанның “Ана йөрәге” дип аталучы Аналар советы төбәк иҗтимагый оешмасы башлангычы белән һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы карарын үтәү максатында Республика клиник психотерапия үзәге быел гыйнвардан башлап инвалид бала тәрбияләүче аналарга консультацияләр үткәрә.

Табиб-психотерапевтлар амбулатор һәм стационар шартларда бушлай ярдәм күрсәтә. Уфада өч адрес буенча: Менделеев урамы, 136/5, Ш. Руставели урамы, 29 һәм Энтузиастлар урамы, 6.
Быел 6 ай эчендә муниципальара психотерапия белгечләре 54 пациентны кабул иткән, аларның бер өлешенә стационар ярдәм күрсәтелгән. Республика клиник психотерапия үзәгендә 48 пациент амбулатор ярдәм алган, 14 кеше көндезге стационарда дәвалану алган, өчесе тәүлек әйләнәсендәге стационарда дәваланган.
“Кечкенә принцессалар балы” чарасында медицина психологы “Стресска каршы торучанлыкны көчәйтү” дигән тренинглар үткәргән. Якын киләчәктә, эшнең индивидуаль формасыннан тыш, психолог белән төркем дәресләре үткәрү форматын киңәйтү планлаштырыла.
Кабул итү графигын һәм юллама бирүне “Ана йөрәге” Советы формалаштыра. Юллама алып, консультация өчен уңайлы вакытта бушлай кабул ителүгә 8(347) 285 77 07 бердәм телефоны аша язылып була.
Читайте нас: