Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль 2019, 18:07

Бал кортлары яклауга мохтаҗ

Башкортстанда бал кортларының күпләп үлүен белгечләр Кытайдан алынган пестицидлар һәм агрохимикатлар куллануда күрә. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев аларны закон белән сакларга кирәк дип исәпли.

"Мәсьәләнең үзәгендә Кытайдан алынган арзан пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану ята, - дип билгели ул. - Алар әйләнешен контрольгә алырга кирәк. Әлеге мәсьәлә тиз арада хәл итүне сорый. Бал кортлары сәламәтлегеннән кешеләр иминлегенә - бер адым!" - дип яза ул Facebookтагы битендә.
Аның фикеренчә, республиканың төп бренды югалуга юл куярга ярамый. Моның өчен парламентның көзге сессиясендә ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән тиешле карарлар кабул ителәчәк.
Быел бал кортларының күпләп үлүе аркасында бал җитештерү 1,5 процентка кимергә мөмкин, ди белгечләр.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: