Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль 2019, 11:52

Шепкән нәрсә ул?

Башкортстан аграрийлары соңгы елларда маржиналь культуралар үстерүгә игътибарны көчәйтте. Майлы культуралар мәйданы елдан-ел киңәя. Алар арасында шепкән (рыжик) аерым урын тота. Узган елда, мәсәлән, республикада ул 5,8 мең гектарда чәчелгән булса, быел 10,3 мең гектарга җитте. Шунысы да игътибарга лаек: быел урак эшләренә нәкъ шепкән “старт” бирде. Куергазы районында, мәсәлән, “шепкән урагы” июльнең тәүге ункөнлегендә үк башланды.

Республика хуҗалыкларының шепкән культурасына яңача караш ташлавы очраклы түгел. Иртә чәчелә, төп басу уңышына кадәр иртәрәк җыеп алына. Табигать көйсезлегенә каршы торырга сәләтле.
— Соңгы унъеллыкларда табигать көйсезлекләре еш күзәтелде. Бигрәк тә Урал аръягы районнарының корылыкка дучар булуы зур югалтуларга китерде. Һәм шундый корылыклы шартларда шепкән үзен ышанычлы, табышлы культура буларак күрсәтте. Әлбәттә, ул үзен әлегә акрынлап таныта. Белгечләр фикеренчә, сәүдә базарында сатып алу мәсьәләләре җайга салынгач, шепкән плантацияләре тагын да артачак. Һәрхәлдә, тармак министрлыгы маржиналь һәм, шул исәптән, майлы культура үстерүчеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер, — диде Авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек начальнигы урынбасары Алмаз Галимов.
Быел шепкәнне 16 районда чәчтеләр. Аларның яртысыннан күбрәге аны беренче тапкыр үстерә. Якынча мәгълүматларга караганда, киләсе елга уҗым шепкәнен игүче районнар саны тагын да арту көтелә.
Быел әлеге басу культурасын иң зур мәйданда үстергән районнар исемлеген благоварлылар җитәкли. Биредә шепкән 1800 гектарны били. Ярмәкәйдә ул — 1300, Куергазыда — 1200, Кушнаренко районында 1050 гектарда чәчелде.
Атна башына булган мәгълүматларга караганда, шепкән орлыгыннан иң зур уңыш Әлшәй районында алына: уртача гектар куәте 10,1 центнер тәшкил итә. Республика буенча уртача күрсәткеч — 8 центнер.
Самолетларны да очыра!
Бер миллион тонна биокеросин җитештерү өчен ике миллион тонна шепкән мае таләп ителә. Әлеге күләмдәге майны сыгып алырга 4,5 миллион тонна чимал кирәк.
Шушы күләмдә шепкән җыеп алу өчен бу культураны 4-5 миллион гектарда чәчәргә кирәк булачак.
Экспертлар фикеренчә, халыкара гражданнар авиациясе самолетлары өчен таләп ителгән ихтыяҗның 2050 елга 36,8 миллион тоннадан 57,5 миллион тоннага җитүе ихтимал.
Файдасы
Шепкәннең туган иле — Кече Азия. ХIХ гасырның икенче яртысында әлеге культураны бер үк вакытта диярлек Русиядә һәм Франциядә чәчә башлыйлар. Узган гасырның кырыгынчы еллары ахырында илебездә ул 3,5-4 мең гектарда игелә.
Илленче еллардан соң ул бөтенләй үстерелмәде диярлек. Мәсәлән, 1984-87 елларда СССРда аның гомум мәйданы 3,5 мең гектардан артмады. Яңа гасыр башында аграрийлар игътибарын янә җәлеп итте. Соңгы 15 елда шепкән мәйданнары 10 тапкыр артты.
Русиядә кыргый шепкәннең өч төре үсә — җитен бирүче, май сыгарга яраклысы һәм җимешлесе (мелкоплодный). Май сыгу өчен үс-терелгәне галимнәр тарафыннан еллар дәвамында камилләштерелә.
Соңгы елларда шепкән табышлы булуын күрсәтте. Терлекчелектә мал азыгы сыйфатында кулланырга була, материаллар төрү эшләнмәләрендә, медицинада төрле буяу һәм парфюмерия җитештерүдә, диетик туклану индустриясендә файдаланыла.
* 2011 елда Төньяк Америкадан Европага оештырылган беренче трансатлантик маршрут самолетында шепкән мае ниге-зендә эшләнгән биокеросин кулланыла. Эксперимент экологик ягулыкның, углеводород ягулыгы белән чагыштырганда, һавага зарарлы газларны азрак бүлеп чыгаруын күрсәтә.
* 2050 елга кадәр Евросоюз самолетларда ягулык сыйфатында кулланылган биокеросинның 40 процентын телгә алынган альтернатив чыганакка күчерү максатын куйган.
* Шепкән маен азык сәнәгатендә дә киң кулланалар. Ул кеше организмы өчен кирәкле майлы кислоталарга бай. Мәсәлән, омега-3нең, омега-6 кислоталарының шеп-кән маендагы микъдары 2,5:1гә тиң. Ул канында холестерин күп булган кешеләр өчен диетик азык буларак тәкъдим ителә.
* Шепкән кискен табигый шартларга да тиз генә бирешми. Салкынга чыдам, тиз өлгерә, Идел буе төбәгендәге урман-дала һәм дала зоналарындагы кырыс һава шартларында үсә ала.
* Башка басу культураларыннан аермалы буларак, аны үсемлек корткычлары артык “якын күрми”, төрле чирләргә һәм чүп үләннәренә бирешми.
* Шепкән Е витаминына бай. Ул яман шеш тудыручы күзәнәкләр белән көрәшергә сәләтле.
* Шепкән орлыгында булган А, Е, Д, К витаминнары яшь организм формалашканда мөһим роль уйный. Аңарда, шулай ук, магний, калий, кальций, тимер, цинк, фосфор һәм башка элементлар бар.
* Медицина өлкәсендә эшләүче галимнәр билгеләвенчә, кешегә үзенең сәламәтлеген тотрыклы саклау өчен көненә 50 грамм шепкән мае яисә аның әзер орлыгын кулланырга кирәк. Ул иммунитетны ныгытырга, организмның чирләргә каршы торучанлыгын көчәйтергә ярдәм итәчәк.
Белгеч фикере
Рафаэль Исмәгыйлев,Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы:
Әлбәттә, яңа гасыр башына кадәр Русиядә майлы культуралардан көнбагышка гына өстенлек бирелде. Әйтергә кирәк, Башкортстан илдә мондый культураларның башка төрләренә беренчеләрдән булып игътибар биргән һәм аны игә башлаган төбәкләрнең берсе булды. Аларның биологик үзенчәлекләре уртак булган төрләрен сайлап чәчә белү мөһим. Шуларның берсе — уҗым шепкәне.
Башкортстанда аның, нигездә, “Пензяк” сорты игелә. Ул Пенза авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре тарафыннан уйлап чыгарылган һәм тәкъдим ителгән. Шепкән ашлама кулланылмаганда да гектарыннан 21 центнерга кадәр уңыш бирергә сәләтле.
Без аның иртә өлгерүче “Козырь”, “Пензяк” һәм “Передовик” дигән сортларын сынадык. Сортына карап, аларның вегетация чоры 307-311 көн тәшкил итә.
Басуда үткәрелгән тәҗрибәләр күрсәтүенчә, уҗым шепкәне бигрәк тә республиканың көньяк урман-дала зонасы шартларында югары орлык уңышы бирде.
Үткән елда уҗым шепкәне Бакалы, Федоровка һәм Уфа районнарында игелде. Гектар куәте 7-12 центнер тәшкил итте. Уңышның көтелгәннән түбәнрәк булуының төп сәбәбе — урып-җыю технологиясе сакланмауда. Аны бары тик кичке һәм иртәнге сәгатьләрдә, ягъни куаклар чык белән дымланган вакытта җыеп алу мөһим.
Әлбәттә, республикада шепкән үстерү белән шөгыльләнергә теләүчеләрне беренче чиратта аны ничек сату, табышны күбрәк алу мәсьәләләре кызыксындыра торгандыр. Аның мае самолетлар өчен биокеросин буларак уңышлы файдаланыла. Фәкать шушы җитештерүгә махсуслашкан завод Омскида эшли. Предприятиенең чималга ихтыяҗ кичерүе дә мәгълүм.
Шулай ук, шепкән үстерү белән шөгыльләнергә теләүчеләр тагын бер үзенчәлекне алдан белеп торырга тиеш. Шепкән көшелен, саламы калдыгын мал ашамый диярлек. Шуңа күрә аларны кабат басуга чыгарырга һәм органик ашлама сыйфатында кулланырга кирәк. Ләкин һич тә саламын яндырырга ярамый, чөнки аның басу мохите, туфрак уңдырышлылыгын юкка чыгаруда зыяны зур.
Йомгаклап, шуны әйтергә телим: майлы культура буларак, уҗым шепкәнен үстерү безнең республика шартларында файдалы, керемле.
"Кызыл таң" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: