Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июль 2019, 14:06

Чал чәчле бала туган...

Яңа туган сабыйларның чәчләре, гадәттә, каракучкыл була. Славян халыкларында зәңгәр күзле, сары чәчле балалар да еш очрый.

Ә Венгриядә яшәүче хатынның, аңа табиблар яңа гына туган сабыен китергәч, гаҗәпләнүенең чиге булмаган. Баланың башы куе чал чәч белән капланган булган...
Табиблар да чәч төсенең табигый аксыл түгел, ә нәкъ менә чал булуын раслаган.
Сабыйга тикшеренүләр үткәргәч, аның организмында пигмент эшләнешенең бозылуы ачыкланган. Табиблар бу хәлнең озакламый үтәчәген белдергән. Берникадәр вакыттан соң баланың чәче караерга тиеш, ди алар.
"Кызыл таң" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: