Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 июль 2019, 15:50

Хатын-кызларга яңа һөнәрләр

20 ел элек, ягъни 2000 елның 25 февралендә, 456 төр эш урынында хатын-кыз хезмәтен куллануны тыючы РФ Хөкүмәте карары кабул ителгән иде. Алар арасында җир асты һәм тау шахталарында, металл эшкәртү, скважина бораулау кебек авыр эшләр бар.

Күптән түгел әлеге исемлек яңадан каралды. 2021 елдан гамәлгә керәчәк яңа исемлектә хатын-кыз хезмәтен кулланырга ярамаячак 100 һөнәр генә калды. Якын киләчәктә гүзәл затларга 2,5 тоннадан авыррак йөк машиналарын йөртергә, пабула командаларына кушылырга, парашютчы, электропоезд машинисты, автомобиль төзәтү буенча слесарь булырга һ.б. рөхсәт ителә.
Әлеге исемлек профсоюзлар һәм эш бирүчеләр тәкъдимнәрен исәпкә алып төзелгән.
Гомумән, ни өчен һәм нәрсәне исәптә тотып булдырылган соң мондый “көчсез зат вәкилләре”нең хокукларын чикләүче исемлек? Әлбәттә, беренче урында хатын-кызның репродуктив сәламәтлеген кайгырту торган. Тик хатын-кызларның барысы да әни булырга атлыгып тормый. Арада күңеленә хуш килгән өлкәдә хезмәт салып үзен күрсәтергә теләүчеләр дә күп. Аннары бүгенге технологияләр үсешкән заманда хатын-кызларның кулыннан һәм көченнән килгән, элеккечә физик көч таләп итмәгән эшләр саны арта.
Шуңа күрә әлеге исемлекне яңабаштан карап чыгарга туры килгән.
«Өмет» сайтыннан.
Читайте нас: