Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 август 2019, 10:48

Изәк елгасында күпләп балыклар үлгән

"Уфаводоканал" предприятиесе Благовещен районындагы Изәк елгасында су сыйфаты анализларын ачыклаган.Аның нәтиҗәләре биредә тиешле күрсәткечләрнең нормага туры килүен ачыклаган.

"Уфаводоканал" предприятиесе Благовещен районындагы Изәк елгасында су сыйфаты анализларын ачыклаган.
Аның нәтиҗәләре биредә тиешле күрсәткечләрнең нормага туры килүен ачыклаган.
Предприятие әзерләгән документларда, Караидел елгасы башындагы бу су чыганагында, шулай ук эчәр суда, зарарлы матдәләр тиешле концентрациядән узмаган, дип теркәлгән.
Моңа кадәр социаль челтәрләрдә Изәк елгасына зарарлы матдәләр эләгүе һәм биредә күпләп балык үлүе турында хәбәр таралган иде. Анда "Полиэф" заводына гаеп ташлана.
?Әмма предприятиедә Изәк елгасына берни дә агып төшмәве турында белдерәләр. Сасы исле сыекча агып чыккан торбалар һәм кое табылган. Аның хуҗалары ачыклана, су һәм туфрак сыйфаты тикшерелә.
Кызыл таң гәзите сайтыннан
Читайте нас: