Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 август 2019, 10:56

Сибай филармониясе күз явын алып торачак

Урал аръягындагы бу мәдәният үзәге янгыннан соң кабат тергезелә.Аның бинасы 1957 елда төзелгән. Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Мәдәният йортыннан филармониягә үзгәртелгән бу бинада төбәк өчен иң әһәмиятле чаралар узган.

Урал аръягындагы бу мәдәният үзәге янгыннан соң кабат тергезелә.
Аның бинасы 1957 елда төзелгән. Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Мәдәният йортыннан филармониягә үзгәртелгән бу бинада төбәк өчен иң әһәмиятле чаралар узган.
Мәскәүнең "Равелин" фирмасы аны төзекләндерүгә игълан ителгән аукционда җиңеп чыккан. Төзекләндерү эшләренә кадәр 2 ел буена проектлау, экспертиза эшләре барган.
Мәдәни мирас статусына ия бина тулысынча үзгәртелеп корылачак, әмма ампир стилендәге уникаль архитектура сакланып калачак.
Читайте нас: