Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 август 2019, 11:53

Смартфоннарның ничек микрофон аша тыңлануы хакында

Кибер хәвефсезлек буенча Asterix фирмасы эксперты Питер Хенвей смартфоннарның ничек микрофон аша тыңлануы хакында сөйләп биргән.

Аның фикеренчә, бу триггер сүзләргә бәйле. Хенвей иң зур мөмкинелекләргә ия «шпионнар» арасында Facebook сервисларын аерып күрсәтә. Алар телефон хуҗасы ризалыгыннан башка да смартфоннарда махсус триггер сүзләрне активлаштыра ала ди.
Искә алсагыз, күп кушымталар урнаштыруны тәкъдим итеп, рөхсәт сорыйлар. Алар ишеткәнне өченче кешеләргә җиткермиләр булып чыга.
Хенвей Facebook яки Instagram исә смартфон хуҗасының сөйләмен иләктән үткәрә башларга форсат бирүче меңләгән триггер сүзләрне куллана алалар, ди.
«Бу аларга маркетинг буларак мөһим. Ә законнар һәм товарны куллану турында килешүләр бу эшне рөхсәт итә. Моны тикшерергә бер форсат та юк”, ди эксперт.
Биш көн дәвамында тикшерүче Хенвей шпион механизмы өчен “ризык” булырдай сүзләрне кабатлап тора. Нәтиҗәдә, уку һәм арзан күлмәкләр алу турындагы сөйләмнәр “эшләп” китә, аның смартфонында яңалыклар лентасында төрле уку йортлары һәм арзан киемнәр рекламасы чыга башлый.
Хенвей бу юлы ул кулланган сүзләрнең махсус хезмәтләр өчен кызыклы булып чыкмавын, шул сәбәпле аның реклама игъланнарын трригертирлау өчен генә куллануын ачыклаган.
Ә безгә моннан котылу чарасы бар кебек – үз туган телебездә сөйләшергә кирәктер. Белмәгәннәр үзенә үпкәләсен, диимме?
"Өмет" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: