Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 август 2019, 14:02

Чакмагыш сөт заводы "Инвестсәгать"тә каралачак

Чакмагыш сөт заводында җитештерүне яңарту һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре якындагы "Инвестиция сәгате"нең берсендә каралачак. «Край курая», «Честное коровье», «Сыр сабинский», «Две коровки» брендлары астында продукция җитештерүче предприятие цехларын карагач, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шундый йөкләмә бирде.

Предприятиенең генеральный директоры Александр Никитин сүзләренә караганда, бүгенге көндә хезмәткәрләр җәй башыннан бирле үз хисапларына отпускта. Төп сәбәпләрнең берсе - предприятие, кредит алып, аны вакытында түли алмаган, һәм заводның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән сөт сатып алу өчен акчалары юк.
Искәртеп узабыз: агымдагы елның февралендә 30нчы районара федераль салым хезмәте Арбитраж судка "Чакмагыш сөт заводы"н банкрот дип тану турында гариза җибәргән иде. Әмма март аенда ук сөт заводы барлык бурычларны түләде, банкротлыкка юл куелмады.
Чакмагыш сөт заводы Дүртөйле һәм Саба сөт заводлары белән бергә "Башмилк" холдингына керә. Узган елда холдинг Русиядә сөт эшкәртүчеләр арасында сөт базарын өйрәнү үзәге төзегән рейтингның 20нче баскычын алган.
"Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: