Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 август 2019, 22:27

Җир асты байлыкларын талауга юл куелмаячак!

Фото: Уфимские ведомости. Белорет районында хокук саклау органнары табигый ташны законсыз файдалануны тыйды.Махсус операция кичә районның Ассы авыл советына караган урманда үтте. Урта Азия эшчеләренән сорау алынды.

Алар лемезит (плитняк) чыгаруларын аңлатты. Соңыннан аны үлчәү контролен узып М5 федераль трассасына алып чыгалар. Чиләбе өлкәсе эшкуарларының таш чыгаруга лицензиясе юк, бары геологик разведкага гына. Белгечләр әле бу хокук бозуларны өйрәнә. Җинаять эше кузгату хәл ителә.“Кара казучылар” белән көрәш Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башлангычы белән активлашты. Үткән елның октябрендә Радий Хәбиров эш сәфәре белән Урал артында булганнан соң Башкортстанда табигый таш эшкәртүне туктатырга һәм бу өлкәдә тәртип урнаштырырга кушты. Республика җитәкчесе әйтүенчә, Урал артының барлык районнарында диярлек таш эшкәртүнең легаль булмаган күпсанлы фактлары чын афәткә әйләнде.
Законсыз таш чыгаруны кисәтү күп тапкыр республика дәрәҗәсендә тикшерелде. Үткән ел гына лицензия хуҗаларының 139 хокук бозу очрагы ачыкланды. 100 оешма административ җаваплылыкка тарттырылды.
- Без җир асты байлыкларын цивилизацияле эшкәртүне булдырырга, “алтын лихорадка” вакытларындагы кебек, җирне талауга юл куймаска тиеш. Барысы да аңларга тиеш: я цивилизация, я төрмә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров
Читайте нас: