Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 август 2019, 11:23

Бюллетеньнар электрон төрдә

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында 47 мәсьәлә каралды. Утырышны Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко алып барды.

Комиссия әгъзалары 2019 елның 8 сентябрендә Башкортстан Башлыгын сайлауда Мәскәү шәһәрендә санлы сайлау участокларында тавыш бирү өчен бюллетеньнең электрон төрен раслады һәм Башкортстан Башлыгын сайлауда сайлаучыларга мәгълүмат бирүне оештыру өчен участок сайлау комиссияләренә сайлау­чылар турында мәгълүматларны тапшыру вакытын билгеләде.
Комиссия Бердәм тавыш бирү көнендә – 8 сентябрьдә сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын Башкортстан территориаль сайлау комиссияләре арасында бүлүдәге үзгәрешләр турында карар кабул итте. Утырышта республика Үзәк сайлау комиссиясенең 2017-22 елларда сайлаулар үткәргәндә сайлау комиссияләренең һәм вазыйфа биләүче кешеләрнең карарларына һәм гамәлләренә (бернинди дә чара күрмәвенә) карата дәгъваларны, мөрәҗәгатьләрне алдан тикшерү буенча эшче төркем составында үзгәрешләр булды. Шулай ук, Учалы һәм Аскын районнарының территориаль сайлау комиссияләре составы да үзгәрешләр кичерде.
Ример НАСРЕТДИНОВ.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: