Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 август 2019, 11:14

Инвестицияләр арта, димәк, яшәү тагын да яхшырачак

Инвесторлар республиканың төрле тармакларына күбрәк акча кертә башлаган: Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Инвестсовет утырышында 2019 елның беренче ярты еллыгында инвесторларның авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм җитештерү сәнәгате тармакларына якынча 106 млр. сум акча кертүләре турында әйтте. Бу 2018 елның гыйнвар-июнь айлары белән чагыштырганда 13,6 процентка күбрәк.

“2013 елдан алып икътисад үсешенең әкренәюе күзәтелеп килде. Ул 2008 елдагы кризис белән бәйле булды. Шуңа күрә әле инвестицияләр артуы – бик тә яхшы яңалык. Шуның өчен яхшы, чөнки тагын да бер-ике елдан икътисадка салынган акчалар нәтиҗәсендә яхшы хезмәт хаклары булган эш урыннары барлыкка киләчәк, халыкның кереме артачак, димәк, социаль-икътисади хәл дә яхшырачак”, - дип үз фикрен җиткерде икътисад фәннәре докторы Илдар Зөлкарнәй.
Соңгы еллар дәвамында республикада инвестицияләр үсеше беренче тапкыр күзәтелә. Бу – күләмле һәм җайга салынган эшчәнлек нәтиҗәсе, диде Радий Хәбиров.
Төбәк башлыгы фикеренчә, властьның бизнеска ярдәм күрсәтүе нәтиҗәле алга барырга мөмкинлек бирә. Аеруча кече бизнес ярдәмгә мохтаҗ. Инвестицияләрнең 70 проценты - зур компанияләрдән, әйтик, “Башнефть”, УМПО, УГОК, “Полиэф”, БСК һәм “Кроношпан”нан.
«Өмет» сайтыннан.
Читайте нас: