Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 август 2019, 11:34

Я су баса, я һава бозыла

Дүртөйле районының Түбән Манчар авылында язын үзәк урамнарда яшәүчеләр суга бата язды. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы ветераны Зыя Локмановка авырга туры килгән. Яңгыр яуганда аның ихатасына юлдан су ага. 93 яшьлек пенсионер болай да өеннән сирәк чыга, ә мондый көннәрне бөтенләй дөньядан ваз кичә.

Яңгыр суы җыелып тора-тора тынчый, начар ис чыгара башлый. Су ташкан вакытта авыл халкы пенсионерның хәлен белә, ярдәм итә. Ләкин күпме түзәргә була: авыл халкы республика җитәкчесе Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге аккаунтына мөрәҗәгать иткән, район башлыгына да зарланган. Моны “Инцидент” системасы тотып алган.
Бу хәл билгеле булгач та Дүртөйле районында махсус комиссия төзелә, ул юл астындагы торбаны алыштыру турында карар чыгара. Ачыклануынча, әлеге торба ташкын суларын үткәрергә исәпләнмәгән. Ә салкыннарда бөтенләй аның эчендә су туңа икән.
Хәзер биредә торбаларны алыштыралар. Район хезмәтләре авыл халкын, яңа торба урнаштырылгач, ихаталар суга батмаячак, дип ышандыра. Урамда да сулар җыелып тормаячак. Кыскасы, проблема хәл ителде, дип исәпләргә мөмкин.
Ә менә Уфа районының Чесноковка авылы һәм Спутник бистәсе җәйле-кышлы начар исләрдән иза чигә. Күкертле водород исе бу якларга күптән таныш. Биредә күпчелек яшь гаиләләр яши.
— Һәр кичне без шушы шакшы исләрне тоябыз. Балалар интегә, даими авырый. Тын юллары чирләреннән, аллергиядән җәфа чигә, — ди биредә яшәүчеләр.
Әлеге исләр Спутник бистәсенең чистарту корылмаларыннан килә, дип фаразлый алар. Бу хәлгә өч-дүрт ел бар инде. Югыйсә, проект экспертиза үткән. Уңай заключение алган. Бистәдә канализация үзәкләштерелгән, калдык сулар торба аша шундук чистарту корылмаларына эләгә. Шуңа күрә начар исне халык системаның яхшылап ябылмаганлыгы яисә төзек булмавы белән аңлата.
Алар белдерүенчә, былтыр чистарту корылмаларындагы 8 насосның берсе генә эшләгән. Ул да сафтан чыккач, күпләр агуланган.
Инстанцияләрдә йөреп туйгач, битараф булмаган кешеләр социаль челтәрләрдә республика җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән. Тын алу авыр булуына, хәтта кызуда да тәрәзәләрне ябарга туры килүенә зарланганнар. Бу мөрәҗәгатьләрне “Инцидент” системасы эләктереп алган.
Башкортстан Башлыгы каршындагы гражданнарның социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләре белән эшләү төркеме хезмәткәре Динис Сәетов билгеләвенчә, бу хәлне Уфа районы хакимияте белән оператив хәл иткәннәр.
Начар истән тыш, һавада зыянлы матдәләр дә булган. Июль башында экологларның үлчәүләре шуны күрсәткән: фенол ПДКсы биш тапкыр арткан булган. Күкерт водороды буенча күрсәткечләр нормада. Ә фенол – күкерт водородыннан да хәвефлерәк кушылма. Нерв-паралитик тәэсиргә ия. Фенол дәрәҗәсе артык булуның дәлиле бар.
Чистарту корылмалары муниципалитет белән аренда килешүе буенча “Шемәк” чимал белән тәэмин итү компаниясе тарафыннан файдаланыла. Халыкның социаль челтәрләргә мөрәҗәгатеннән соң, корылманы төзәтү планы расланган. Бу чаралар халыкның күпьеллык проблемасын хәл итәргә тиеш.
Билгеле булуынча, “Шемәк” бүген үк халык эксперт итеп тәкъдим иткән кешене эшкә алырга әзер. Ул чистарту корылмалары эшен контрольгә алачак.
Чистартылган су даими тикшерелеп торачак. Җитешсезлекләрне бетерү буенча эшләр планга ярашлы, август ахырына тәмамланырга тиеш. Халык тиздән саф һава сулаячагына ышана.
Читайте нас: