Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 август 2019, 11:00

Юл хәрәкәте кагыйдәләре – иминлек гарантиясе

Аны үтәмәүчеләргә карата таләпләр катгыйланаЮл хәрәкәте хәвефсезлегенә карата җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү шуны күрсәтте, халыкның күпчелеге дәүләтнең автомобиль юлларында тәртип булдыру буенча эшчәнлеген хуплый. Намуслы кешеләр юлларда һәм урамнарда җавапсыз, социаль яктан өлгереп җитмәгән бәндәләрнең башкаларга куркыныч тудыруына каршы чыга. Юл хәрәкәте кагыйдәләре юлларда хәвефсез хәрәкәт итүне оештыруның күпьеллык тәҗрибәсен анализлау нәтиҗәсендә язылган. Әллә ни катлаулы булмаган нормативларны үтәү – юллардагы иминлекнең гарантиясе ул. Ә бүген юллардагы хәл – аларда хәрәкәт итүдә катнашырга теләгән һәркем өчен авыр сынау. Шуңа күрә кагыйдәне санга сукмаганнарга карата таләпләр катылана бара. Җинаять кодексының юл кагыйдәләрен бозучыларга карата кулланылучы 264 статьясы тагын да катгыйлаштырылды. Аның Дәүләт думасы тарафыннан кабул ителгән яңа редакциясе агымдагы елның 28 июненнән көченә керде.Исерекләргә – 15 ел төрмә!

Эчкән килеш руль артына утыручы гаебе белән ясалган авариядә кемнәрдер каза күрсә һәм һәлак булса, исерек водитель юл фаҗигасе булган урыннан качарга маташса, аны 15 елга утыртырга мөмкиннәр.
Исерек водитель авариядә гаепле булып икенче автомобильне йөртүче яки пассажир җәрәхәт алган очракта 3 елдан 7 елга кадәр хөкем итү каралган. Моңа кадәр җәза 4 ел белән чикләнә иде. Хәзер исә, авариядә каза күргәннәрнең ничә кеше булуы, тән җәрәхәтенең җитдилеге һәм һәлак булучылар саныннан чыгып, 12-15 елга кадәр төрмәгә утыртачаклар. Җәзаның катгыйлатылуы төрмәдә утыру елларын арттыру белән генә чикләнми. Элек, мәсәлән, төрмәдә чакта үзен яхшы яктан күрсәткәннәрне, җәза срогының өчтән бере үткән булса, иреккә чыгарырга мөмкиннәр иде. Хәзер, тәртибең яхшы булса да, җәза срогының яртысы үтми торып, иреккә чыгаруларын сорап мөрәҗәгать итеп булмаячак.
Дәүләт думасы 2013 елда ук исерек води­тельләргә карата әлеге үзгәрешләрне кертергә уйлаган иде. Ул елны, хәтерегездә булса, Мәскәүнең Минск урамында бер исерек автомашинасы белән автобус тукталышына барып керде һәм анда балалар һәлак булды. Ул вакытта җәзаны артык катгыйлатуга Югары суд каршы чыккан иде.
2019 елда парламент әлеге мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтты, чөнки моңа кадәр күрелгән чаралар гына исерек килеш ясалган аварияләр санын киметмәде. Җәзаны катгыйлату юл фаҗигаләрен киметәчәк, ди белгечләр.
Автомобилеңне дә тартып алачаклар
Җинаять кодексының әлеге статьясын катгыйлаштыру исерекләргә каршы көрәшнең башы гына әле. Киләчәктә аларның транспортын конфискацияләү күздә тотыла. Эчке эшләр министрлыгының бу тәкъдимен Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев хуплаган да инде.
Авария урынын калдырмавың хәерле
Шул ук вакытта авария урынын калдырып китүнең акланган очракларына да игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, каза күргән кешене дәваханәгә алып барырга кирәк, ә ашыгыч ярдәмне көтү үлемечле булырга мөмкин. Авариядә гаепле кеше яраланучыны дәваханәгә илтергә китеп, урап килүенә ДАИ хезмәткәрләренең әлеге водительне авария урынын ташлап киткән, дип протокол төзүләре мөмкин. Мондый очраклар яңача законны кулланганда һичсүзсез исәпкә алынырга тиеш.
Кесәгә суга
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгы турында даими кисәтүләргә карамастан, юл-транспорт һәлакәтләре саны кимеми. Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, республика юлларында ел саен 4 меңгә якын фаҗига теркәлә һәм шуларда 500гә якын кешенең гомере өзелә, 5 меңгә якыны төрле тән җәрәхәте ала.
Фаҗигаләрне кисәтү максатында юл кагыйдәсен бозган өчен салына торган штрафлар ел саен диярлек үсә. 2018 елда, мәсәлән, аларның күләме кесәгә сугарлык итеп күтәрелгән иде, агымдагы елның 29 июненнән штрафлар янә артты. Мәсәлән, элек таныклыгың үзең
“Йомшару”лар да бар
Административ хокук бозулар кодексына кертелгән үзгәрешләрдә кайбер “йомшару” да бар. Мәсәлән, хәзер транспорт хуҗасы эвакуатор хезмәте өчен һәм үзенә салынган штрафны, автомобилен штраф мәйданчы­гыннан алганнан соң, 60 көн эчендә түләргә тиеш. Моңа кадәр эвакуатор хезмәтенә түләү һәм штраф автомобильне штраф мәйдан­чыгыннан алганга кадәр башкарылырга тиеш иде. Яңа кагыйдә нигезендә урындагы хакимият органнары штраф мәйданчыгында машина тоту һәм эвакуация хезмәте бәяләрен үзләре билгеләргә хокуклы.
Имтихан бирү тәртибен беләсезме?
Яңа таләпләргә ярашлы, юл кагыйдәләре буенча имтихан биргәндә укучы-курсантка, хата җибәргән очракта, күбрәк сорауга җавап бирергә һәм гамәли күнекмәләрне дә күбрәк үтәргә туры киләчәк. Билетлар юл хәрәкәте кагый­дәләренә кертелгән соңгы үзгәреш­ләрне исәпкә алып төзелгән.
Тест тапшырганда имтихан бирүчегә, элекке кебек, ике ялгышу рөхсәт ителә. Ләкин алар төрле бүлекләрдән булырга тиеш. Һәр ялгышуга өстәмә 5 сорау бирелә. Автодромда имтихан бирүче уннан өчне түгел, ә унҗидедән биш гамәли күнекмә башкарырга тиеш. Барлык бирем­нәргә бер сәгать вакыт карал­ган.
Шәһәр урамында йөрү имтиханына да үзгәреш кертелде. Укучы-курсант 30 минутта иң күбе 4 штраф балл җыя ала. Хаталар өч категориягә: тупас, уртача һәм кечегә бүленгән. Тупаслар – каршы як полосага чыгу, светофор­ның кызыл утына узып китү, тизлекне арттыру, “стоп-линия”гә керү, кирәк булганда, автомобильләргә һәм җәяү­леләргә юл бирмәү. Мондый хаталар өчен шунда ук 5 штраф балл куела һәм имтихан туктатыла. Иминлек каешын эләктерергә онытсаң, монысы “уртача” хата санала – 3 штраф балл. Автомобильне кисәк туктату, акрын хәрәкәт­ләнү “кече” гаепкә керә –
1 штраф балл.
Имтихан вакытында машинада ике кеше генә була: имтихан тапшыручы һәм имтихан алучы. Укучы-курсант беренче тапкырдан имтихан бирмәсә, аны атна саен тагын өч мәртәбә тапшыра ала. Дүртенче мәртәбәгә инде бер айдан соң гына килеп була.
Таныклык бирү вакыты бер көннән утыз көнгә кадәр озайтылды. Имтихан тапшыруга чират көтү 15 минуттан артмаска тиеш. Дәүләт пошлинасы 3 мең сумга кадәр күтәрелде. Билетларны ЮХХДИнең рәсми сайтында карарга була.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ әзерләде.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: