18 августта Гафури районында өч бала янып үлә язган. Алар мунча ягарга ниятләгән, яндырып җибәрү өчен кулдан эшләнгән газ горелкасын кулланганнар. Ут киемнәренә капкан... Әле балалар дәваханәдә. Янгын чыкмаган. Гаилә дә имин исәпләнә, ләкин менә ни өчен мунчаны балалар ягарга тиеш булгандыр, аңлашылмый...
Гомумән, узган атнада 12 янгын очрагы теркәлгән, аларда 4 кеше һәлак булган, 6 кеше коткарылган. Ел башыннан исә 35 корбан исәпләнә, бу, узган елның шушы чорындагы белән чагыштырганда, 6 кешегә азрак.
Шулай ук, юллардагы аварияләр, аларда һәлак булганнар саны да кими. Бу мәгълүматлар республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә яңгыратылды.
Республика җитәкчесе районнарда инвестиция сәгатьләре үткәрү мәсьәләсен күтәрде. Ачыклануынча, аларның яртысында бу сәгатьләр үткәрелмәгән. Ә чара белән кызыксынучылар саны арта. Бу хакта Радий Хәбировка социаль челтәрләрдә язалар. Ләкин барлык районда да инвестицион үсеш буенча урынбасар вазыйфасына лаеклы кеше табылмый. “Еш кына башлыкка кулай булган кандидатны тәкъдим итәләр. Ә мин бизнесны яхшы белүче кешене алырга димен”, — диде республика җитәкчесе.
Районнар буенча саннар, чыннан да, куандырмый: 189 инвестиция сәгатенең 91е үткәрелмәгән. Төп сәбәпләрнең берсе — урында башлангыч күрсәтүче булмау һәм башлыкларның Уфага китүе. Радий Фәрит улы фикеренчә, район башлыклары бизнес үсеше һәм дәүләттән субсидия алу белән кызыксынучы кешеләрне үзләре табарга тиеш. Тагын шунысы: инвестиция сәгатьләрен дә алар үзләре үткәрергә тиеш. Югыйсә, берничә районда аны урынбасарлар үткәргән һәм очрашу нәтиҗәләре буенча бернинди дә карар кабул ителмәгән.
— Инвестицияләр — республика үсешенең мөһим чаганакларының берсе. Сезнең муниципалитетларны булдыклы кешеләр генә алга җибәрә ала. Һәм фәкать сезнең ярдәмегез белән. Районнарда инициатива юк дигәнгә ышанмыйм, — диде Радий Хәбиров.
Киңәшмәдә республика халкын эчәр су белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев белдерүенчә, су белән тәэмин итү системасының таушалу дәрәҗәсе 69 процент тәшкил итә.
Хәлне яхшырту максатында быел Аскын, Нуриман, Туймазы, Бәләбәй районнарында су белән тәэмин итүче 12 объект төзелә. Ун объект проектлау дәрәҗәсендә.
Сыйфатлы су белән халыкның 87,6 проценты тәэмин ителгән. “Чиста су” төбәк проекты кысаларында 2024 елга бу санны 92,5 процентка җиткерү планлаштырыла. Әлеге максатларга 4 миллиард 490 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Шуның 4 миллиард 169 миллион сумын федераль бюджет бүлә.
Быел су белән тәэмин итү объектлары төзүгә 523 миллион сум юнәлтелгән. Бу былтыргыдан өч тапкыр артыграк.
— Без бөек нәрсәләр турында хыялланабыз, мәһабәт мәдәният йортлары, зур-зур спорт сарайлары төзибез, ә кешеләрнең эчәр суы юк... Бу безнең өчен иң зур проблема булырга тиеш. Бөтен көчне су булмаган урыннарга ташларга кирәк. Су — беренче чиратта. Шушы мәсьәләне хәл иткәч кенә башкаларына тотыначакбыз, — диде Радий Хәбиров.
Быел республикада “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында 27 фельдшер-акушерлык пункты ачылырга тиеш. Бу максатларга 376 миллион сум акча юнәлтелә.
Киләсе елга янә 15 ФАП халыкны кабул итә башлаячак. Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада шундый 380 пункт ачу зарур. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. Гомумән, ФАПлар белән тәэмин ителеш Башкортстанда Русия буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр югары.