Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 август 2019, 16:33

Белем көнендә спиртлы эчемлекләр сату тыелачак

Мондый чара республикада беренче тапкыр кертелә.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев быел беренче тапкыр Белем көнендә республикада спиртлы эчемлекләр сату тыелачагы турында җиткерде. Быел 1 сентябрь ял көненә туры килү сәбәпле, укучылар һәм студентлар өчен уку елы 2 сентябрьдә башлана.
— Республика халкына шуны җиткерәсе килә: быелдан башлап Белем көне алкогольсез бәйрәм ителәчәк. Бөтен республика буенча, сыраны да кертеп, спиртлы эчемлекләр сату тыелачак, — диде Константин Толкачев. — Бу чара тәртип бозуларга юл куймас өчен эшләнә. Яшьләр арасында спиртлы эчемлекләр куллануның кимүенә дә өметләнәбез.
Шулай ук, Яшьләр көнендә (27 июньдә), Сабантуй бәйрәмендә һәм, менә быелдан башлап, Белем көнендә дә республикада алкоголь сату тыела.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: