Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 сентябрь 2019, 11:52

Авылларга автобус йөриячәк!

Башкала белән район үзәкләрен дәүләт транспорт оешмасы хезмәтләндерә. Чират - авылларга.

Элегрәк кечкенә авылларга да автобуслар йөри иде, дип уфтанучыларны шатлыклы хәбәр көтә. Белүгезчә, 1 сентябрьдән Уфа белән барлык районнар арасында бәйләнешне “Башавтотранс” дәүләт оешмасы үти башлады. Республиканың транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗәнов хөкүмәт киңәшмәсендә: “Чиратта район үзәкләре һәм авыллар арасындагы бәйләнешне тергезү”,- дип белдерде.
Бу мәсьәләне тормышка ашыру максатында муниципалитетлар документ әзерли башлаган. Тәкъдимнәр 2020 елның 1 июленә кадәр тапшырылып бетәргә тиеш. Әлеге проект нигезендә халкы 100 кешедән дә ким булмаган һәрбер авылга автобус йөрергә тиеш.
Читайте нас: