Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 сентябрь 2019, 12:00

Тагын көчле җилләр көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе республика халкына якын өч көндә начар һава шартлары хакында кисәтеп SMS-лар җибәрде.

“Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглауның Башкортстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, киләсе өч тәүлектә республикада көчле җил исүе (сәгатенә 18 км тизлек белән), давыл чыгуы мөмкин. Яңгырлар явуы да ихтимал. Торак пунктлардан еракка чыгарга киңәш итмибез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Гадәттән тыш хәл килеп туса, 112 номерын җыегыз”, - диелә шторм хакында кисәтүдә.
Читайте нас: