Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 сентябрь 2019, 10:40

Башкортстанда сайлау участоклары ачылды

Бүген, 8 сентябрьдә, Башкортстанда иртәнге сәгать 7дә 3434 сайлау участогы ачылды. Бердәм тавыш бирү көнендә республика халкы Башкортстан Башлыгын сайлаячак. Республика җитәкчесе вазыйфасына 8 кандидат дәгъва итә.

Бу көнне, шулай ук, 9нчы Солнечный сайлау округы (Уфа шәһәренең Октябрь районы) һәм 16нчы Комсомол сайлау округы (Нефтекама шәһәре) буенча VI чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын өстәмә сайлаулар, урындагы үзидарә органнарына депутатлар сайлау буенча 818 сайлау кампаниясе үтәчәк. Аларда урындагы үзидарә вәкиллекле органнарына 7329 депутаты сайланачак. Бу сайлауларда 11 сәяси партиядән 14978 кандидат теркәлгән.
1 июльгә булган мәгьлүматларга караганда, республикада 3 миллион 49 мең 571 сайлаучы бар.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе республика Башлыгын сайлауга 3 054 003 сайлау бюллетене бастырган. Алар өч телдә: 2 450 200е — урыс телендә, 398 300е — башкорт һәм 205 503 татар телендә. Шул ук вакытта, башкорт һәм татар телләрендәге бюллетеньдә текст урыс телендә дә урнаштырыла.
Республиканың 225 участогында сайлаучыларның тавышын санау өчен электрон җайланмалар — сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары (КОИБ) урнаштырылган.
69 территориаль сайлау комиссиясенең 410 участок сайлау комиссиясе исә видеокүзәтү камералары белән тәэмин ителгән.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: