Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 сентябрь 2019, 11:12

Иҗтимагый палатаның «кайнар» телефон линиясен эшли

Башкортстан Иҗтимагый палатасы 8 сентябрьдә узучы сайлауларда «кайнар» телефон линиясен уздыра.

8(347)218-01-64 телефоны буенча иртәнге 7дән кичке 21 сәгатькә кадәр сайлау участогыннан теләсә кайсы гражданин, күзәтүче, партия вәкиле, сайлаучыларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын бозган очракта, шалтырата ала. Мәгълүмат шунда ук республика Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылачак.
Бу көнне хокук бозуларны оператив ачыклау һем бетерү буенча чаралар күрү өчен, гражданнарның сайлау хокукларын мониторинглау буенча вакытлыча эшче төркем әгъзаларыннан торган Башкортстан Иҗтимагый палатасының мобиль хокук төркеме хәбәр килгән сайлау участокларына барачак.
Шулай ук 8 сентябрьдә сайлау участокларында гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыруны мониторинглау буенча Башкортостан Иҗтимагый палатасының вакытлыча эшче төркеме әгъзалары күзәтүчеләре җәмәгать контролен башкарачак.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: