Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 сентябрь 2019, 19:30

Радий Хәбиров: "Бүген Башкортстан өчен җаваплы көн"

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хатыны белән Уфа шәһәренең 109нчы сайлау участогына килде. Өстәлләрнең берсе артында алар сайлау бюллетеньнәре алды, аннары тавыш бирү кабинасына кереп, бюллетеньнәрен урнага салды.

- Бүген Башкортстан өчен җаваплы көн, без сайлау компаниясен оештыру буенча зур эш башкардык. Республика Башлыгын сайлаудан тыш, бүген халык 7 меңнән артык урындагы совет депутатын сайлый. Безнең бурыч - сайлау кампаниясенең үтәкүренмәле, гамәлдәге законнар нигезендә үтүен тәэмин итү. Минемчә, без моңа ирешә алдык. Тавыш бирү нәтиҗәләрен бүген төнлә беләчәкбез, - диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, ул, әлбәттә, тавыш бирү нәтиҗәләрен көтеп, дулкынлана.
- Халык фикере белән беркайчан да шаярып булмый, һәм моңа бик җаваплы карарга кирәк, дидем. Без анализ ясыйбыз, халык сайлауда актив катнаша, кешеләрнең кәефе яхшы һәм бәйрәмчә, - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: