Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 сентябрь 2019, 13:26

Район башлыгы үз тавышын бирде!

Муниципаль Тәтешле районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев Югары Тәтешленең 2932нче сайлау участогында үз тавышын бирде.

- Бүгенге сайлаулар һәммәбез - өлкәненнән алып бәләкенә кадәр мөһим, чөнки без бүген Республика Башлыгын гына түгел, ә республика киләчәген хәл итәбез. Шуңа да иртә таңнан районның барлык участоклары эш режимында, һәр тарафта күңелле моңнар агыла, халык дәррәү кубып, сайлауларга килә. Әйе, сайлау көне элек-электән бәйрәм көне булып исәпләнгән.
Теге яки бу кандидатка тавыш биргәндә акыл белән эш итәргә тиешбез, чөнки без сайлаган Республика Башлыгы көчле, төбәгебезне тулы куәтенә алып барырга сәләтле булырга тиеш. Тәтешлелеләр һәрвакыт актив. Бүген дә шулай -без чәчәк атучы Республика өчен тавыш бирәбез!
Башкортстан алыдында торган зур бурычларны аткаруда урындагы Совет депутатларына да зур җаваплылык салына. Бүген без урындагы 23нче чакырылыш Тәтешле районы авыл биләмәләре Советларына да депутатлар сайлыйбыз. Монда да актив булыйк, райондашлар!
Читайте нас: