Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2019, 17:57

Кукуруз уңса, сөт тә булыр

Кукуруз - терлекчелек тармагында мул сөт алуга ныклы нигез. Бу практикада күптән дәлилләнгән. Кукуруз җылы яратучы культура булса да, заманча технологияләр һәм районлашкан сортлар безнең климат шартларында да мул уңыш алуга мөмкинлек бирә. Кукуруз үстерү буенча аграрийлар алдында торган бурычлар, проблемалар һәм аларны чишү юллары турында семинарда сөйләнелде. Ул шушы көннәрдә «Агро-Танып» АПКсында узды.

Анда Пятигорск шәһәренең Бөтенрусия фәнни-тикшеренү институты өлкән фәнни хезмәткәре Борис Сотченко, БГАУның агротехнологияләр һәм урман хуҗалыгы факультеты доценты Булат Әхияров, «Щелково Агрохим» җәмгыяте вәкиле һәм башкалар катнашты.
Күтәрелгән теманың мөһимлеген ассызыклап авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Расих Минәҗев безнең шартларда да кукурузны уңышлы үстереп булуны һәм аның мәйданын арттырырга кирәклеген ассызыклады. Терлекчелек тармагындагы төп бурыч – терлекнең продуктлылыгын арттыру. Ә бу ныклы азык базасы булуга бәйле. Сыйфатлы мал азыгын бүген кукурузсыз күз алдына китерү кыен.
Агымдагы елда «Агро-Танып» АПКсында Бөтенрусия фәнни-тикшеренү институты , БГАУ белгечләре һәм хуҗалык белән берлектә тәҗрибә үткәрелде. Бер басуда һәрберсе берәр гектарда кукурузның 18 гибриды чәчелде. Сезон барышында алар тикшерелде, тәрбияләнде: ике тапкыр рәт аралары культивацияләнде, ашлама сибелде, биш яфрак фазасында «Октава» гербициды кертелде, сигез яфрак фазасында биоцинк һәм карбомид белән өстәмә тукландырылды.
Тәҗрибә күрсәтүенчә, безнең шартларга К-160, К-170, Шихан, Катерина, Байкал-170, Машук-170, Ньютон кебек сортлар килешми. Алар үсүен үсә, әмма туклыклылыгы түбән була. Ә менә ФАО 150гә кадәр булган сортлар безнең өчен яхшы дип санала.
Семинарның пленар өлеше «Кукурузны силос өчен үстерү технологиясе» темасына багышланды.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: