Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 сентябрь 2019, 14:10

Беренче “үсеш бишьеллыгы” нинди булачак?

19 сентябрьдә республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга булды: Радий Хәбиров рәсми рәвештә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын үти башлады. Инаугурациядә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Русия генеральный прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов, республиканың элекке җитәкчесе Рөстәм Хәмитов, Федерация Советы, республика Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Конституцион, Арбитраж һәм Югары судлар судьялары, федераль һәм республика башкарма власть органнары, традицион дини конфессияләр җитәкчеләре, районнар һәм шәһәрләр хакимияте башлыклары, хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Чараны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев ачты һәм алып барды.
Русия һәм Башкортстан гимннары яңгырагач, залга Башкортстан Республикасы флагы һәм Конституциясе кертелде.
— 8 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, Башкортстан Башлыгын сайлауларда 2 миллион 189 мең 229 кеше, ягъни тавыш бирүгә хокукы булганнарның 71,8 проценты катнашты. Башкортстан Башлыгын сайлауларда республика халкының 82,02 проценты (1 миллион 794 мең 176 кеше) Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров өчен тавыш бирде. Башкортстан Республикасы Башлыгы итеп Хәбиров Радий Фәрит улы сайланды, — диде республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко.
Илона Макаренко Радий Хәбировны бу җиңүе белән котлады һәм аңа Башкортстан Башлыгы таныклыгын тапшырды.
Тантанада төбәк җитәкчесе ике дәүләт телендә — башкорт һәм урыс телләрендә Башкортстан халкына ант итте, аның тексты республика Конституциясендә беркетелгән.
— Башкортстан Республикасы Башлыгы вәкаләтләрен тормышка ашырганда Башкортстан Республикасының күпмилләтле халкына тугры хезмәт итәргә, Башкортстан Республикасының дәүләтчелеген ныгытырга һәм якларга, Русия Федерациясе Конституциясен һәм Башкортстан Республикасы Конституциясен үтәргә, кеше һәм граждан­ның хокукларын һәм ирекләрен гарантияләргә ант итәм, — диде Радий Хәбиров. Аннары ул Башкортстан Башлыгы анты текстына кул куйды. Шул мизгелдән, республика Конституция-сенең 84 һәм 85нче статьяларына ярашлы, Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазыйфасын үти башлады.
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләт-ле вәкиле Игорь Комаров Башкортстан Башлыгын сайлауларда Радий Хәби­ровның җиңүе бәхәссез, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, яңа команда тарафыннан гамәлгә ашырылучы социаль әһәмиятле проектлар халык тарафыннан хуплау тапкан.
— Сайлауларда күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт. Мин аны реаль эшләр белән яуларга тырыштым. Алда безне биш ел киеренке эш көтә. Беләм, алар гади булмаячак. Әмма мин эшләячәкмен. Әтием һәм әнием кебек. Фикердәшләрем кебек. Мин үземә, шулай ук кешегә хезмәт итү һөнәрен сайлаган кешеләргә карата таләпчән булачакмын. Ялкаулыкка, инициативасызлыкка һәм караклыкка түзеп тормаячакмын, — диде Радий Хәбиров. — Мин ышанам, без, һичшиксез, булдырачакбыз. Чөнки арабызда – безгә ышаныч белдергән 4 миллион 51 мең кеше. Ата-бабаларыбызның көче һәм рухы, Русиягә хезмәт итүнең күп гасырлык традицияләре безнең белән. Бу безгә зур көч бирә, кыюлыгыбызны ныгыта.
Радий Хәбиров 2025 елга кадәр үз эшенең стратегиясе һәм программасы белән таныштырды. Элегрәк хәбәр иткәнчә, кул куелган беренче документ якындагы биш елга республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турындагы Указ булачак. Русия Президентының “май указлары” белән охшашлык буенча, аны “сентябрь указы” дип атыйлар. Республика Башлыгы командасында аны “үсешнең беренче бишьеллыгы” дип атыйлар.
Радий Хәбировның беренче “үсеш бишьеллыгы” нинди булачак? Башкортстан Башлыгы үз постында 2025 елга кадәр нәрсәләр эшләячәге турында түбәндәгеләрне сөйләде:
Медицина
Тармакта кадрлар кытлыгын тулысынча бетерергә. Барлык торак пунктларны ким дигәндә фельдшерлар белән тәэмин итәргә. Моның өчен авылларда 20 ФАП төзергә, модульле 147 һәм күчмә 54 фельдшер-акушерлык пункты сатып алырга кирәк. Чынлыкта, бу — авыл медицинасын тергезү.
Ашыгыч медицина ярдәме автопаркын яңарту.
Бала тудыру йортларын һәм поликлиникаларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү.
Республика кардиология диспансеры, балалар онкологиясе һәм гематология үзәге, олылар һәм балалар өчен хоспис, Уфаның Затон бистәсендә дәваханә комплексы кебек масштаблы объектларны төзү.
Мәгариф
Биш ел дәвамында 60 мең урынга исәпләнгән 60 мәктәп һәм 50 балалар бакчасы төзергә һәм реконструк­ция-ләргә. Нәтиҗәдә, безнең балалар бер сменада белем алачак. Ә көннең икенче яртысында һәм шимбә көннәрендә түгәрәкләр һәм секцияләрдә шөгыль­ләнә алачаклар.
Тагын 12 полилингваль мәктәп ачарга, анда белем алган балалар чит ил һәм туган телләрдә камил сөйләшәчәк.
Һәр шәһәрдә һәм районда сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү өчен белем бирү үзәге, балалар технопарклары һәм кванториумнар ачу.
Авыл укытучыларына кытлыкны бетерергә.
Югары уку йортлары базасында ике төрле программа, шул исәптән Халыкара программалар буенча белем алырга мөмкин булган дөнья дәрә­җәсендәге фәнни-мәгариф үзәге булдыру.
Вузара студентлар кампусы төзү.
Болар барысы да республиканың иң яхшы уллары һәм кызлары безнең вузларның алар өчен дәрәҗәле булмавы аркасында башка төбәкләргә укырга китмәсен өчен эшләнә.
Спорт
Волейбол, гимнастика, спорт көрәше үзәкләре, ябык футбол стадионы, барлык муниципалитетларда бассейннар төзү.
Олимпия резервы училищесын ачу.
Авыл укучылары спорт белән тиешенчә шөгыльләнә алсын өчен “Авыл тренеры” проектын эшкә кушу.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев:
— Республика Башлыгы чыгышында яңгыраган барлык идеяләр гомумдәүләт проектларына нигезләнә, аларны конкретлаштыра. Куелган бурычлар нигезле һәм реаль, әмма шул ук вакытта власть органнарыннан да, республиканың һәр кешесеннән дә көч таләп итәчәк. Әлеге идеяләрне тиз рәвештә гамәлгә ашыру өчен Дәүләт җыелышы-Корылтай алдында тиешле хокукый база булдыру бурычы тора. Без законнарны камилләштерү, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен максималь яклау, икътисадның нәтиҗәле эше, социаль өлкәне төрле яклап үстерү өчен оптималь мохит булдыру өстендә эшләячәкбез. Зур, катлаулы, әмма республика өчен бик мөһим эш көтелә.
Социаль сәясәт һәм мәдәният
Хезмәт хакын бер ярым тапкыр арттыруга ирешү.
Уку-укыту һәм һөнәри компетен-ция­ләрне үстерү программалары, шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләр исәбенә хезмәт базары ихтыяҗларын ябу.
Үзенчәлекле өлкәннәр, балалар һәм үсмерләр өчен республика реабилитация үзәкләре төзү.
Көндезге эш белән тәэмин итү буенча 30 үзәк һәм ветераннар белән эшләү республика үзәге ачу. Уннарча мең пенсионер социаль туризм белән шөгыльләнә, “Өченче буын университетлары”нда укый алачак.
Мәгариф һәм гаилә ялы үзәкләре буларак 40 авыл мәдәният йорты, Уфада музыка сарае, яшь талантларның үзләрен күрсәтү мөмкинлеге булсын өчен 10 яңа сәнгать мәктәбе төзергә кирәк.
“Борынгы Уфа” археология паркын һәм ачык һавада “Атайсал – ата-бабалар җире” архитектура-этнография музеен, республикадан читтә җиде яңа тарихи-мәдәни үзәк ачу.
“Торатау” геопаркын төзү һәм аны ЮНЕСКО геопарклары глобаль чел-тәренә кертү.
Башкортстан халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү өчен шартлар тудыру.
Икътисад
Инвестицияләрнең еллык күләмен 450 миллиард сумга кадәр җиткерү, инвестиция үсеше буенча Дәүләт рейтингы лидерлары бишлегенә керү.
50 миллиард сумга кадәр акча җәлеп итәчәк ким дигәндә ике махсус икътисади зона булдырырга кирәк, алга киткән социаль-икътисади үсеш территорияләрендә 100дән артык яңа резидент җәлеп итү, һәр районда һәм шәһәрдә индустриаль, агросә-нәгать яисә техник парклар оештыру.
Илнең тиз үсә торган компа-нияләре топ-100 рейтингына керәчәк кимендә өч эре инновацион компания булдыру.
Киселгән мәйданнарда урманнарны йөз процентка тергезү.
Республиканың барлык шәһәрлә­рендә “Минем бизнес” үзәкләрен, 25 коворкинг, 500дән артык инновацион стартаплар өчен акселерация программаларын, креатив индустрияләр кластерларын, “Биохимпарк” ачу.
Авыл хуҗалыгы
500 кече һәм шәхси предприятие булдырырга. Сөт һәм ит җитештерүне һәм куллануны үстерү өчен дистә-ләгән яңа сөтчелек фермаларын һәм симертү мәйданчыкларын файдалануга кертү.
Ашлыкның тулай җыемын 4 миллион тоннага кадәр арттыру.
Авыл хуҗалыгы продукциясен саклау буенча 10 күпләп сату-бүлү үзәге төзү.
Тышкы икътисади элемтәләрне киңәйтү өчен сигез чит илдә вәкил-лекләр ачу.
Торак мәсьәләсе
Инфраструктуралы эре торак комплекслары төзү.
“Алданган өлешчеләр” проблемасын тулысынча хәл итү.
Өч мең күпфатирлы йортны, 15 мең подъездны ремонтлау, ел саен дүрт мең ихатаны төзекләндерү.
Транспорт һәм инфраструктура
Уфада ике күпер, Агыйделдә йөк ташу өчен елга порты, “Уфа – Агыйдел” тимер юл тармагы төзү.
Уфа аэропортын һәм тимер юл вокзалын төзекләндерүне төгәлләү.
Республиканың барлык торак пункт­ларын җәмәгать транспорты белән тоташтыру.
Торак пунктларын һәм торак йортларны тулысынча диярлек газлаштыруны тәэмин итү.
Газ тутыру автомобиль станция-ләре санын икеләтә арттыру.
“Химпром”га санация үткәрү.
Уфадагы Нижегородка бистәсендә яр ныгыту инженерлык корылмаларын төзү.
Яңа полигоннарны һәм чүпне сортларга аеру комплексларын төзеклән-дерү. Халык шыгрым тулы контейнерлардан зыян күрергә тиеш түгел. Безнең урамнарда һәм ихаталарда чүп-чар булмаячак!
Сәясәт фәннәре докторы, БАГСУ профессоры, “Социс-Эксперт” социология үзәге идарәсе рәисе
Рөстәм Латыйпов:
— Радий Хәбировның чыгышы миңа көчле тәэсир итте. Социаль-икътисади үсеш турында сөйләгәндә ул “бишьеллык” сүзен кулланды. Димәк, җитәкче куйган бурычлар якын киләчәктә хәл ителергә тиеш.
Кызганычка каршы, соңгы 10 елда республика ил төбәкләре рейтингында тоткан урынын югалтты. Радий Хәбировның республиканы илнең иң яхшы төбәкләре арасында беренче биш урынга күтәрергә теләве — соклангыч. Бу җәһәттән яңа командага ышаныч һәм көч телим.
Сәясәт фәннәре кандидаты Николай Евдокимов:
— Инаугурациядә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның катнашуы безнең республикага федераль җитәкчелекнең тиешенчә игътибар күрсәтүен билгели.
Чараның тиз тәмамлануы да гаҗәп түгел, чөнки Радий Хәбиров
конкрет эшләргә өстенлек бирә һәм вакытны файдасыз куллануга юл куймый. Чарада республиканың элекке җитәкчеләре Мортаза Рәхимов һәм Рөстәм Хәмитовның булуы да очраклы түгел. Алар республикада үзләренең көче белән башланган эшләрнең дәвам иттереләчәген күрде.
Республика үсеше турындагы указга кул куелуы да чараның мөһим­леген арттырды. Әлбәттә, бу документны әле җентекләп өйрәнәсе бар, әмма бүген үк аның республиканы бик күп юнәлешләр буенча алга чыгарачагы һәм аның йөзен күпкә үзгәртәчәге көн кебек ачык.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: