Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 сентябрь 2019, 14:04

Үз эшен ачарга теләүчеләргә даими ярдәм күрсәтелә

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән җәелдерелгән гомумдәүләт проектлары республиканың һәр шәһәр-районында киң колач алып башкарыла.

Күптән түгел Тәтешле районында үткән "Эшкуар сәгате" дә "Кече һәм урта эшкуарлык" гомумдәүләт проекты кысаларында үтте.
Үз эшен ачарга теләүче Елена Сабирҗанова Югары Тәтешледә тегү цехы булдыру өчен матди ярдәм кирәклеген әйтте. 3 бала әнисенең балалар киеме тегү тәҗрибәсе бар, киләчәктә ул өлкәннәргә дә текмәкче.
Чара кысаларында эшкуарга тиешле мәгълүмат җиткерелде һәм муниципаль программа кысаларында субсидия алу өчен әзерлек эшләрендә ярдәм күрсәтелде.
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроект
#ВладимирПутин
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: