Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 сентябрь 2019, 11:43

Үзәк диния нәзарәтенең өлкән хезмәткәре белән хушлаштылар

Зәки Галиәкбәров 85нче яшендә вафат булды.

Зәки Гали улы озак еллар Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның матбугат секретаре булып эшләде, үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары белән хөрмәт яулады.
Мәрхүм белән хушлашу Уфа шәһәренең беренче Җәмигъ мәчете ихатасындагы мәйданда узды, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җеназа намазы укыды. Матәм чарасында Зәки Гали улының туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре катнашты.
Иман // Фәнүз Хәбибуллин // 20.09.2019 06:55:11
"Кызыл таң" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: