Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 сентябрь 2019, 17:51

«Үсешнең беренче бишьеллыгы»

23 сентябрьдә Республика Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан Республикасының 2024 елга кадәр стратегик үсеше турында»гы Указга кул куйды. Документның стратегик тезисларын ул инаугурация вакытында яңгыратты. «Указ безнең һәммәбезгә кагыла. Ул республикада яшәүче һәркемнең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән. Бу минем алдагы биш елга эш планым. Үзара без аны «үсешнең беренче бишьеллыгы» дип билгелибез һәм алдыбызга бик зур бурычлар куябыз. Шушы еллар эчендә республика биш төп юнәлеш: кеше потенциалы, тормыш өчен уңай шартлар, икътисади үсеш, инвестиция һәм инфраструктура буенча лидер төбәкләр исемлегенә күтәрелергә тиеш», – диде Радий Фәрит улы үз чыгышында.

Әлеге Указ буенча безнең районда нәрсәләр эшләнәчәк? Бу сорау белән без район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка мөрәҗәгать иттек.

– Рушан Кадимович, мо­ның биш елга исәпләнгән бик зур документ булуы аңлашыла. Һәм бүген барысын да күзаллап, районда бу уңайдан нәрсәләр эшләнәсен йомгаклап сөйләү мөмкин дә түгелдер – ул үзгәрәчәк, өстәмәләр кертеләчәк. Әмма шулай да кайнар эзләр буенча Сез нәрсәләр әйтә аласыз?

– Әлеге документ республикада яшәүче һәркемнең тормыш шартларын яхшыртуга, милли байлыкны үстерүгә юнәлтелгән. Безнең алда зур бурычлар тора. Әгәр без Радий Фәрит улы билгеләгән һәр биш юнәлеш буенча уңышлы эшләсәк, безгә киләчәкләр дә, бюджет та тулыланачак, җитештерү күләме дә артачак. Әйтергә кирәк: республиканы үстерү юнәлешендә элек тә программалар кабул ителде. Әмма монысының аермасы шунда: конкрет нәрсә, кайда, кайчан, ничек? Ягъни монда «үстерергә», «булдырырга» дигән гомуми сүзләр юк, монда төгәллек.

Указдан бер мисал: «Һәр ун мең кешегә 35 табиб һәм 95 урта медицина персоналы туры ки­лүгә ирешергә». Төгәл һәм конкрет бурыч. Сәламәтлек саклау темасын ачкач, безнең районга кагылышлы моментларга да тукталып үтик: быел безнең районга тугыз табиб кайтты, ел азагына тагын ике белгеч кайтырга тиеш. Яңа кайткан җиде табибны торак белән тәэмин иттек.

Республикада, шул исәптән безнең районда дәваханәдә электрон документ әйләнеше кертелә. Шулай ук участок табибына күренергә килгән пациентка Нефтекама, Уфа клиникаларындагы тар белгечләр белән онлайн консультация үтү мөмкинлеге булдырылачак. Бүлкайпан, Әрибаш авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, башкаларында ремонт үткәрү планлаштырыла. Медицина җиһазлары, ашыгыч ярдәм машиналары даими яңартылып тора.

Мәгариф учреждениеләренә килгәндә, яңа мәктәпләр төзү планда юк, чөнки бу юнәлештә үз вакытында ныклы эш алып барылды. Мәктәпләр җитәрлек, аларны укучылар белән тәэмин итү бурычы тора. Бәлки яңа көньяк-көнбатыш микрорайонда комплекслы төзелеш планында мәктәп төзербез. Без район белем учакларын норма һәм стандартларга яраклаштыру, санлы технологияләр кертү, иң мөһиме, белем бирү сыйфатын күтәрү бурычын куябыз. Күрдем һәм Түбән Балтач авылларында балалар бакчалары төзү планлаштырылды.

Башка өлкәләргә тукталып киткәндә, Кодаш, Иске Кайпан, Бәдрәш авылларында клублар төзү, таушалган торактан күчерү программасына керү өчен документлар әзерләү эше алып барыла, йортлар, подъездлар, ихаталарны ремонтлау дәвам итә. Авылларны төзекләндерү: юллар, тротуарлар ремонтлау, урамнарны яктырту, заманча балалар мәйданчыклары төзү һәм башка чаралар тормышка ашырыла.

Физкультура һәм спорт үсеше буенча районда ярыйсы гына биек үрләр яуланган. Әмма шуның белән тукталырга исәбебез юк – «Тизрәк! Югарырак! Көчлерәк!» дигән принципта яшәячәкбез.

– Сез алда билгеләп үткән уңайлы шартлар турындагы юлларга әйләнеп кайтып, район үзәгендәге һәм башка торак пунктларындагы эчәр су мәсьәләсе буенча сорау бирәсем килә. Эчәр су белән тәэмин ителеш буенча республика программасы исемлегендә безнең район юк. Ә бит бу мәсьәлә бездә дә бик кискен тора. Үз вакытында «вагонга утырып» калалмадыкмы әллә монда башка мәсьәләме?

– Әйе бу тема бездә бик актуаль. Нинди дә булса республика, федераль программага керү өчен берничә төрле экспертиза үткән (экологик, шәһәр төзелеше һәм башкалар) проект кирәк. Проект-смета документациясе әзерләү һәм аңа экспертиза үт­кәрү бик кыйммәт. Шунысы начар: программага керү вакытына бар яклап та әзер документация искерергә һәм шул сәбәпле төшеп калырга мөмкин. Шуңа күрә башка юллар да эзлибез. Суүткәргечләр мәсьәләсе кис­кен тормый, планлы рәвештә аларны яңартып киләбез. Тик шунысы – су чыганаклары аз. Агымдагы елда Югары Тәтешле әйләнәсен­дә­ге су килү горизонтларын

эзләү эшләре алып барылды. Нәти­җә­ләр өметләндергеч, бу эшне дәвам итәчәкбез. Бер ки­ңәш тә бирмәкчемен: кемнең мөм­кин­леге бар, үз участогыңа скважина бораулау өчен лицензия кертелгәнче участогыгызга коелар казу, скважиналар бораулауны хәстәрләгез. Гадәти вакытта бездә су җитә – җәйге су сибү чорында аңа кытлык кичерәбез. Коеның өске катлам суы да көнкүрештә яраклы. Ә без Уядыбашның саф чишмә суын техник максатта кулланабыз.

– Чүп-чар реформасына да кагылмый китми булмый...

– Килешәм, сорау бик четерекле. Әмма оптимистик карашта булырга кирәк – һәр яңа эш башта авырлык белән бара. Монысы да кайчандыр үз җаена керәчәк. Ә әлегә безнең бурыч – чүплекләрне бетерү, каты көн­күреш калдыкларын җыю урыннарын төзекләндерү. Төбәк операторының эше җайга салынып китәр дип ышаныйк.

Республиканың агросәнәгать комплексында да зур бурычлар билгеләнгән. Без дә шушы программа юнәлешендә барачакбыз. Авыл хуҗалыгы буенча күрсәткечләребез болай да начар түгел.

Башка урыннардагы кебек бездә дә инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсе авыр тора. Монда тышкы һәм эчке инвес­ти­цияләрне кулланырга кирәк. Эшкуарлыкны бигрәк тә авыл хуҗалыгында, җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү өлкә­сендә үстерү мөһим.

– Без район күләмендәге планнар турында сөйләдек. Ә бит гомумреспублика максатлары да безгә кагыла.

– Әлбәттә, шулай. Төбәк продукты үссә, республика бюджеты да үсәчәк. Республика кардиоүзәгенең яңа корпусы, Республика клиник дәва­ха­нә­сенең балалар онкологиясе һәм гематологиясе бүлекләре тө­зелеше, санатор-курорт дәва­лануының бердәм стандартларын кертү – боларның барысы да безнең һәммәбез өчен дә бит. Уфа дәүләт циркы, курчак театры реконструкциясе? Әлбәттә, безгә! Әгәр Радий Фәрит улы республикада федераль университет булдыру идеясен ахырына кадәр тормышка ашырса, без­нең күпме укучыбыз Мәскәү, Казан, Екатеринбургка китми, укуын үзебездә давам итәр һәм соңыдан үзебездә эшкә калыр иде.

Башкортстан Башлыгы Указындагы бурычларны тормышка ашыру өчен һәммәбез дә үз урыннарыбызда бар көчебезне салып хезмәт итәргә бурычлыбыз.

– Рәхмәт, Рушан Кадимович. Бер әңгәмәдә генә бар мәсьәләгә тукталып булмый. «Стратегик юнәлешләр»дәге бурычларны үтәү барышында әңгәмәбезне дәвам итәрбез әле дигән ышанычта калам.

Рәфит ФӘЙЗРАХМАНОВ әңгәмәләште.
Читайте нас: