Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 октябрь 2019, 21:34

Балалар хәвефсезлеге – бәясез!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров каты эләктергечле балалар таганнары белән мәсьәләне тулысынча хәл итәргә кушты. Бу карарның бер ел элек чыгарылуы хакында ул бүген оператив киңәшмәдә искә төшерде.

- Шулкадәр өлкәннәр нигәдер балалар таганнары белән шөгыльләнә, дип уйлар кемдер, - диде Радий Хәбиров. – Моның безнең балалар өчен никадәр хәвефле булуын билгелисем килә. Каты эләктергечле таганнар чынлап та җәрәхәтләнүләргә сәбәпче була ала, без күп балаларның язмышын хәвефтән саклап калуыбызга ышанам. Республикада киләчәктә дә шулай эшләячәкбез: нәрсәгәдер тотындык икән аны ахырына җиткерергә, тулысынча башкарырга кирәк. Стәрлебаш районында хәвефсез балалар мәйданчыкларын күрүен уңай бәяләде республика җитәкчесе.
Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Илдар Шәфыйков республика Башлыгы боерыгының үтәлеше хакында сөйләде.
- Бер ел элек республикада балалар мәйданчыкларында 5132 таганның 2648е каты җайланмалы иде, - дип билгеләде ул. – Алар барысы да диярлек үзгәртелде. 19 таганны эшләп бетерәсе бар.
Илдар Шәфыйков төзексез балалар уен җиһазлары хакында мөрәҗәгать итәр өчен кайнар элемтә номерын әйтте: 89378452842.
"Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: