Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 октябрь 2019, 13:00

Акча анык максатка юнәлтелергә тиеш!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында “Төзелеш сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә Стәрлетамакта проблемалы йортлар төзелешен төгәлләүгә бәйле хәл тикшерелде. Күрелүче чаралар турында шәһәр хакимияте башлыгының төзелеш һәм инфраструктураны үстерү буенча беренче урынбасары Радик Галиев сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр итүенчә, 2014 елда “Уфа-Квартал” компаниясе төзи башлаган Көнбатыш торак районының 4A бистәсендәге йорт төзелешен финанслау күләме билгеләнгән. Бу – якынча, 30 миллион сум. Акча Социаль максатлы программалар фонды тарафыннан займ рәвешендә бирелгән. Шул ук вакытта подрядчы оешмалар алдында җыелган бурычларга бәйле кайбер кыенлыклар да бар.
– Без акча бүләбез. Төзүче әлеге акчаны үз бурычларын каплатуга түгел, ә объектны вакытында файдалануга тапшыруга юнәлтергә тиеш. Мине мәсьәләнең эшләнеп бетмәве канәгатьләндерми, – диде Радий Хәбиров докладчыга. – Сез бу йорт өчен җавап бирәсез. Мондый йортларны файдалануга тапшыру – сезнең төп бурыч.
Дольщикларның инициатив төркеме вәкиле Зөлфия Гайсина фикеренчә, төзүчегә карата банкротлык процедурасын кертергә һәм фирманың әлеге җитәкчелеген эштән читләштерергә кирәк.
Радий Хәбиров республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Бәшировка муниципалитет белән берлектә хәлне анализларга һәм кыска вакытта аны хәл итү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: