Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 октябрь 2019, 12:46

Гомумдәүләт проектлары ничек үтәлә?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлары советы президиумы утырышында катнашты. Аны видеоконференция төрендә Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.

Утырыш барышында ил субъектларында “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
– Болар – кешеләр өчен мөһим бул­ган проектлар, аның нәтиҗәләре бик тиз сизелә. Бу – балалар бакчалары проблемасының хәл ителүе дә, сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге дә, – диде Дмитрий Медведев.
Демография өлкәсендәге хәл турында сөйләгәндә Премьер-министр балалар бакчасында өстәмә урыннар булдыру мәсьәләсенең актуаль булып калуын билгеләп үтте. Әйтик, агымдагы елда илдә нибары 25 мең урын булдырылган, бу план күрсәткеченең өчтән береннән азрак. Тагын бер ярдәм чарасы – ата-аналар өчен ташламалы ипотека – шулай ук, җитәрлек күләмдә тормышка ашырылмый.
Сәламәтлек саклау тармагындагы төп уңышлар арасында Дмитрий Медведев инфаркттан, инсульттан һәм кан әйләнешенең башка авыруларыннан үлүчеләр саны сизелерлек кимүен, шулай ук, кечкенә торак пунктларда ФАПлар төзүне атады.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: