Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 октябрь 2019, 10:52

Иген тутырылган тәүге судно озатылды

16 октябрьдә Илеш районының Груздевка авылы янындагы “Илеш элеваторы” причалында 3000 тонна сыйдырышлы баржага ашлык тутыру тәмамланды.

Беренче рейска “Елга-диңгез” класслы судноны тантаналы рәвештә озаттылар. Чарада республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, “Эчке су юлларының Кама бассейны хакимияте” учреждениесенең Агыйдел районы су юллары һәм судночылык филиалы җитәкчесе Марат Актуганов катнашты.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсен һәм иген культураларын экспортлауны арттыру буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыру кысаларында быел Агыйдел­нең Татарстанның Актаныш районының Әҗәкүл авылыннан Груздевкага кадәр 20 чакрым озынлыктагы участогы төбен тирәнәйтү буенча эшләр алып барылды. Бу Груздевка причалына “Елга-диңгез” класслы судноларга якын килергә мөмкинлек бирде.
Экспортка игенне су транспорты белән илтү планлаштырыла. Моның өчен Илеш элеваторында причал һәм ашлык тутыру куәтләре бар. Әмма суднолар өчен елга төбен тирәнәйтү эшләрен башкару мотлак иде.
Инвестор элеваторны яңартуны һәм иген эшкәртү куәтләрен арттыруны планлаштыра. Чит илдәге партнерлар хезмәттәшлек итәргә әзер. Илшат Фазрахманов аграрийларның проект белән кызыксынуын белдерде. Моннан тыш, игенне су юл
«Кзыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: